6 майда Бөек Ватан сугышы ветераннары Баркевич Елизавета Петровна белән Варламов Михаил Иванович 11 балага Алексеевск районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә тантаналы шартларда гражданин шәхесен раслаучы җитди документ тапшырдылар.
2015 елның 25 апрелендә Биләр урта гомуми белем мәктәбендә Алексеевск районының мактаулы гражданы, Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры Эдуард Хәниф улы Миндубаевның истәлегенә багышлап, шахмат буенча II турнир булып узды. Ярышларда 86 кеше, шул исәптән Чистай һәм Түбән Камадан килгән турнир кунаклары да катнашты.