– Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре!
Кадерле якташларым!
Сезне данлы юбилей – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы белән чын күңелдән котлыйм! Шушы истәлекле елда без җиңүчеләр буынының мәңге сүнмәс батырлыгын аерым бер рәхмәт хисләре белән искә алабыз, һәлак булган һәм хәзер дә яшәүче каһарманнарны хөрмәтлибез, күп милләтле халыкның батырлыгына сокланабыз. Илнең хәрби елъязмасында якташларыбыз батырлыгының да өлеше бар. Алексеевск районыннан дүрт Советлар Союзы Герое чыкты. Болар – КОЧНЕВ Иван Егорович, МАМОНОВ Николай Васильевич, ФЕДИН Михаил Александрович, ХӘЙРУЛЛИН Хәбибулла Нәбиулла улы һәм Дан орденнары кавалеры ШЛЯПНИКОВ Михаил Сергеевич. Фронтка 12 меңләп алексеевскилы китә һәм 1945 елның язында аларның 7000е туган өйләренә әйләнеп кайтмый.
Ә тылда хатын-кызлар, картлар һәм балалар гына кала. Сугыш елларында район күбесенчә авыл хуҗалыгы товарлары җитештерә, бөтен икмәк диярлек фронтка һәм хәрби заводларга китеп бара. “Коры сөт” заводының төп җитештерү цехы Кызыл Армия өчен ашамлыклар: коры сөт, солод, киптерелгән бәрәңге, йомырка порошогы, коры эремчек эшләп чыгара. Райпромкомбинат агач эшкәртү, агач материаллары әзерләү, шул исәптән винтовка һәм автомат түтәләре ясау, каен агачы әзерләү белән мәшгуль була. «Ударница» артеле солдатлар өчен җылы оекбашлар, бияләйләр, башлыклар бәйли. Киез итек басу, шырпы ясау, туку, эрләү, тегү цехлары эшләп тора. Яшь хатын-кызларны Мәскәү янына һәм башка торак пунктларга торф чыгару һәм урман эшкәртүгә җибәрәләр. Байтак яшьләр Казан һәм башка шәһәрләрнең оборона предприятиеләрендә эшләү өчен мобилизацияләнә. Сугыш елларында Алексеевск районы колхоз-совхозлары дәүләткә 1 млн. 713мең 762 пот икмәк тапшыралар. Колхозчылар ел саен планнан тыш “оборона гектары” чәчәләр. Барлык торак пунктларда берничә тапкыр Кызыл Армия сугышчылары өчен җылы киемнәр җыю буенча “фронт ункөнлекләре” үткәрелә. Эшчеләр ай саен бер көнлек хезмәт хакларын фронт ихтыяҗларына күчерәләр. Оборона фондына 1943 елда гына да байтак акча: танкларга – 547 466 сум, самолетларга 927 719 сум акча җыела. Ләкин сез, кадерле ветераннарыбыз, заманнан, ачлык-ялангачлыктан, рухи һәм физик яралардан көчлерәк булып чыктыгыз.
Бүген иң җылы сүзләр сезгә, сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре. Без сезне котлыйбыз һәм Ватанны саклаганда батырларча һәлак булган сугышчыларыбыз алдында баш иябез. Ветераннарның сафлары елдан-ел сирәгәя бара, фронт дусларыбыз, күңелләрдә якты хатирәләр һәм зур югалту ачысы калдырып, бакыйлыкка күчә. Бүген районыбызда 30 Бөек Ватан сугышы ветераны, 639 тыл хезмәтчәне яши. Өлкән яшьтә булуыгызга да карамастан, яшьлек рухын саклап калганыгыз өчен рәхмәт сезгә. Кайберләрегез әле һаман да яшьләрне хәрби-ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләүдә, районның җәмәгать тормышында актив катнашуын дәвам иттерә.
Бүгенге дөнья элеккечә үк зәгыйф. Без сугышның бер сәгатьтә генә башланмавын истә тотарга тиешбез. Явызлык көч ала, әгәр аның алдында чигенсәң, аны күрмәскә тырышалар. Без барыбыз бергә генә хәзерге заман янауларына каршы тора алабыз. Хөрмәтле ветераннар, сезгә чын күңелдән көннәрегезнең мөмкин кадәр озаккарак сузылуын телим. Сезгә халкыбыз һәм илебез өчен эшләгән бөтен яхшылыкларыгыз өчен рәхмәт.