Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Алексеевск муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих битләреннән
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Районның картасы
Символикасы
Алексеевск Якташлыгы
Күренекле якташлар
Район тормышы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Муниципаль хезмәт
Ришвәтчелеккә каршы көрәш
Кулланучыларның хокукларын яклау
Кәгазь
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
Башкарма комитет Җитәкчесе карарлары һәм боерыклары
Решения Совета Алексеевского муниципального района
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Гариза үрнәкләрен күчереп алырга
ГРАЖДАННАРНЫ КАБУЛ ИТҮ ГРАФИГЫ
Интернет- кабул итү бүлмәсе
НОРМАТИВ-ХОКУКЫЙ БАЗА
ЕШ БИРЕЛӘ ТОРГАН СОРАУЛАР
Элемтә өчен мәгълүмат
ЭЛЕМТӘ ӨЧЕН МӘГЪЛҮМАТ
ЫШАНЫЧ ҺӘМ КАЙНАР ЛИНИЯ ТЕЛЕФОННАРЫ
Поддержка сайта
Муниципаль районнар
Алексеевск муниципаль районы
Мәңге хәтердә Беркайчан да онытмасак иде
2015 елның 2 мае, шимбә
1нче Май бәйрәмнәрендә тарихи вакыйга булды – районда тыл хезмәтчәннәренә һәйкәл пәйда булды. Бу – авыр хезмәт көненнән соң кара төнгә кадәр Кызыл Армия сугышчылары өчен бияләйләр бәйләргә, аннары көне буе үгез җигеп, җир сөрергә һәм кул белән бодай чәчәргә, уңышны җыеп алып, фронтка озатырга көч тапкан кешеләрнең фидакарьлеген тану ул...
“Ударница” һәм сөт заводы хезмәтчәннәре (хәзер алар нәфис әйберләр туку фабрикасы һәм сөт-консерв комбинаты дип аталалар) 10-12шәр сәгать эшлиләр. Аларның Җиңүгә керткән өлешләре дә мәңгеләштерелде – әлеге предприятиеләр стеналарына Истәлек такталары куелды. Тантаналы митингларда эшләүче хезмәткәрләр дә, производство ветераннары да катнашты. Ни кызганыч, илебез өчен сугыш тәмамланмады, һәм инде Бөек Ватан сугышы геройларының балалары һәм оныклары Әфганстанда һәм Төньяк Кавказда ил мәнфәгатьләрен якладылар. Хәзер сугышчы-интернационалистл
арның һәм Чечня кампанияләрендә катнашучыларның чәчәкләр куяр һәм һәлак булган сугышчылар истәлеген хөрмәтләп искә алыр урыннары бар.
Җиңү паркында һәйкәлләр ачуга багышланган митингка хәрби киемнәр киеп һәм сугыш фронтларында сугышкан әбиләре һәм бабалары портретларын тотып, район үзәгенең аграр колледжы һәм мәктәп укучылары килде. Бәйрәм атмосферасын Казан артистларының чыгышлары тулыландырды. Район башлыгы Владимир Козонков, алексеевскилыларга мөрәҗәгать итеп, бу вакыйга һәркемгә кагыла, дип билгеләп үтте:
– 1нче Майда безнең шушы ике һәйкәлне, ике билгене ачуыбыз бик тә символик, чөнки бүген – яз көне дә, хезмәт көне дә, тынычлык көне дә. Илебездә бу бәйрәмне хөрмәт итәбез. Бу ике билге безгә әлеге Паркны искә төшереп һәм бизәп торачак. Бүген без Истәлек такталары ачабыз – әлеге предприятиеләрдә эшләгән коллективлар фронтта сугышчыларыбыз җиңү яулый алсыннар өчен булдыра алганның барысын да эшләделәр. 12 меңнән артык кеше фронтка китте, аларның яртысы кире әйләнеп кайтмады. Моннан тыш, сөт заводында ул чакта 100 хатын-кыз эшләде, сугыш башлангач, фронтка ир-егетләр белән бергә машиналарны да, атларны да озаттылар. Елына 600 тонна продукция җитештерелде. Боларның барысы да хатын-кызларыбыз җилкәсендә булды. Фабрикада 5 цех эшләде, туннар тектеләр, оекбашлар, башлыклар бәйләделәр, шырпы ясадылар. Кыскасы, фронт өчен булдыра алганның барысын да эшләделәр. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре фронтны туендырып тордылар. Сугыш вакытында
1700000
пот икмәк озатылды. 70кә якын тракторда хатын-кызлар эшләде. Мондый билгеләрне барлык торак пунктларда да куярга мөмкин, чөнки ул чакта барысы да Җиңүгә һәм Җиңү хакына эшләделәр. Һәйкәл ачарга, ул вакыйгаларның бүгенге көндә исән катнашучыларына: тыл хезмәтчәннәренә, сугышчы-интерналистларга рәхмәт әйтергә һәм бүгенге көнгә кадәр яши алмаганнарны искә алырга тулы хакыбыз бар. Барыгызны да бәйрәм белән!
Шулай ук Биләр мәктәбенә дә апрель азагында Дан орденнарының тулы кавалеры М.С.Шляпников исеме бирелде. Күп кенә биләрле өчен бу кеше батырлык һәм кыюлык гәүдәләнеше генә түгел, аның яу кырларындагы фидакарьлеге тыныч тормышта да яшь буын күңелендә яши. Бу хакта “Яшьармияче” хәрби-патриотик клубында катнашучы Лена Сафонова, Ангелина Сагина һәм Владислав Терентьев сөйләде. Алар хәзер мәктәпнең якташлары исемен йөртәчәгенә сөенәләр һәм моның белән горурланалар. Тантаналы чарага мәктәп укучылары “Үлемсез полк” проекты кысаларында әби-бабаларының фоторәсемнәре белән килделәр. Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчыларны бер минут тын торып искә алдылар.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
3
апрель, 2026 ел
Алексеевск районы үзенекеләргә ярдәм итүен дәвам итә
Район башлыгы Сергей Демидов сугышчыларыбызга чираттагы гуманитар йөкне Луганск юнәлешенә илтеп җиткерде.
Татарстанда "Служение"халык премиясендә катнашучылар өчен тавыш бирү дәвам итә
Сезнең тавышыгыз — хәлиткеч! Татарстанны яклыйбыз
2
апрель, 2026 ел
Алексеевск районы вәкилләре «Активное долголетие — приоритет старшего поколения» фәнни-гамәли конференциясендә катнаштылар
Алексеевск районы вәкилләре Россия пенсионерлар берлегенең Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлегенең 20 еллыгына багышланган «Активное долголетие — приоритет старшего поколения» фәнни — гамәли конференциясендә катнаштылар.
Алексеевск районында гражданнарны кабул итү
Район Башкарма комитеты бинасында гражданнарны кабул итәчәкләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз