Укучылар арасында ярышлар өч яшь төркемендә үткәрелде. Беренче төркемгә 1-4нче, икенче төркемгә – 5-8нче, өченче төркемгә 9-11нче сыйныфлар керде.
Өлкәннәр арасындагы ярышлар ике яшь төркемендә (беренче төркемдә – 18-35 яшьлекләр, икенчедә – 36 яшьтәгеләр һәм өлкәнрәкләр) үтте.
Ярышлар Швейцария системасы буенча 7 турда узды. Ир-егетләр арасында 18-35 яшьлек өлкәннәр категориясендә беренче урынны – Юрий Барышников, икенче урынны – Марина Филиппова, өченче урынны Александр Лаврентьев; хатын-кызлар арасында беренче урынны – Марина Филиппова, икенче урынны Рамилә Ибраһимова алды.