Мәктәпләрдә табигатькә сакчыл караш формалаштыруга юнәлдерелгән экология дәресләре уза.
Кыр Шонталы мәктәбендә дәрес «Бергәләп без планетабызны чистарак итә алабыз»девизы астында узды. Балалар белән авыл җирлеге депутаты Айрат Камалов аралашты-ресурсларга җаваплы мөнәсәбәт һәм өмәләрнең әһәмияте турында фикер алыштылар.
Юеш Көрнәле мәктәбендә дәрес Бутлеровка авыл җирлеге башлыгы Ирина Хушанова катнашында узды. Мәктәп укучыларына калдыкларны аерым җыю һәм гади эко гадәтләр турында сөйләделәр.
Тагын бер чара — «Чиста планета» — Лебединода авыл җирлеге башлыгы Юлия Мингулова катнашында узды. Сүз торак пунктларда чисталыкны саклауның мөһимлеге турында барды.
Мондый очрашулар тәртип урнаштырырга гына түгел, бәлки яшьтән үк әйләнә-тирә мохиткә җаваплы мөнәсәбәт формалаштырырга да ярдәм итә.