Йорт яны участокларында язгы җыештыруның иң кызган чагы. Тәртип урнаштыру штрафка әйләнмәсен өчен, үсемлек калдыклары белән эш итүнең мөһим кагыйдәләрен искә төшерәбез.
Контейнер-ботаклар өчен түгел! Ботаклар, агач кисәкләре, йолкыган үлән һәм төпчекләр каты коммуналь калдыкларга керми. Хокук бозучыларга 2 мең сумнан башлап штраф каралган.
Ботакларны утильләштерүнең төп ысулы-яндыру, эшкәртү яки компостлаштыру. Шулай ук район халкы коры ботакларны полигонга бушлай илтә ала. Шул ук вакытта янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен истә тоту мөһим:
• Чүп-чарны җилсез вакытта металл савытта яки чокырда гына яндырырга мөмкин.
• Ачык ут өчен урын корылмалардан кимендә 15 метр ераклыкта булырга тиеш (металл мичкәдә – кимендә 7,5 метр).
• Янәшәдә янгын сүндерү чаралары (су, ком яки янгын сүндергеч) булырга тиеш.
Бик мөһим! Махсус янгынга каршы режим вакытында 25 апрельдән 11 майга кадәр чүп яндыру һәм учак ягу тыела – хокук бозучыларга 20 мең сумга кадәр штраф яный. Ботакларны һәм яфракларны режим тәмамланганчы үз кишәрлегеңдә куркынычсыз урында җыеп куярга кирәк.
Әйдәгез, бергәләп районыбызны чиста һәм имин итик!