“Без – Россия гражданнары!”

2015 елның 6 мае, чәршәмбе
Чараны сәламләү сүзе белән ЗАГС бүлгее начальнигы Энҗе Сөниева ачты: “Мин Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы башкарма комитетының тантаналы һәм кунакчыл  Никахлашу сараенда сезне сәламләвемә шатмын. Монда сез яшь гражданнарга паспортлар тапшыру шаһитлары буласыз. ЗАГС бүлегенең аеруча мөһим бурычларыннан берсе – кешеләргә шатлык өләшү. Шушы искиткеч матур көндә традиция буенча чираттагы тапкыр без өлгергәнлек чорына аяк баскан яшь гражданнарны сәламлибез һәм алар өчен зур булмаган концерт әзерләдек. Федераль миграция хезмәте идарәсенең территориаль пункты начальнигы Светлана Скворцова һәм “Бердәм Россия” партиясе башкарма комитеты җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Валентина Увакина  балаларны котладылар, аларга паспортлар һәм Россия Федерациясе Конституцияләрен тапшырдылар:

– Кадерле дуслар! Россия гражданины булу – югары хөрмәт, җәмгыять алдында да, үз-үзең алдында да зур җаваплылык ул. Россия Федерациясе гражданины исемен һәрвакыт горурлык белән йөртегез. Паспортыгызны саклагыз һәм Ватаныгызның лаеклы гражданнары булыгыз.

Чараның азагында ТР Алексеевск муниципаль районы Әфганстан инвалидларының җәмәгать оешмасы рәисе Николай Гордеев  залдагыларның барысын да “Сугышчан да” музеена чакырды, анда балалар Чечня һәм Әфганстан сугышлары тарихын искә алып үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International