Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Алексеевск муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих битләреннән
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Районның картасы
Символикасы
Алексеевск Якташлыгы
Күренекле якташлар
Район тормышы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Муниципаль хезмәт
Ришвәтчелеккә каршы көрәш
Кулланучыларның хокукларын яклау
Кәгазь
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
Башкарма комитет Җитәкчесе карарлары һәм боерыклары
Решения Совета Алексеевского муниципального района
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Гариза үрнәкләрен күчереп алырга
ГРАЖДАННАРНЫ КАБУЛ ИТҮ ГРАФИГЫ
Интернет- кабул итү бүлмәсе
НОРМАТИВ-ХОКУКЫЙ БАЗА
ЕШ БИРЕЛӘ ТОРГАН СОРАУЛАР
Элемтә өчен мәгълүмат
ЭЛЕМТӘ ӨЧЕН МӘГЪЛҮМАТ
ЫШАНЫЧ ҺӘМ КАЙНАР ЛИНИЯ ТЕЛЕФОННАРЫ
Поддержка сайта
Муниципаль районнар
Алексеевск муниципаль районы
Республика белән бергә Киләчәккә ышанычлы адымнар
2015 елның 18 мае, дүшәмбе
Төбәк икътисадын һәм социаль өлкәсен үстерү динамикасы, халыкның башкарма хакимият органнары эшчәнлеген бәяләвен исәпкә алып, –нәтиҗәлелекне бәяләүнең төп критерие, ул узган өч елда унбер күрсәткеч буенча үткәрелә. Шул рәвешчә, Татарстан югары күрсәткечләрне саклап кына калмый, ә бәлки барлык социаль-икътисадый юнәлешләр буенча алгарышлы үсүен дә күрсәтә.
Болар, һичшиксез, соңгы биш елда иң мөһим социаль-икътисадый күрсәткечләр буенча лидерлык позициясен ныгытучы ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Татарстанның тотрыклылыгын һәм үсешен тәэмин итүче стратегиясенә булышачак.
Монда, һичшиксез, безнең районның өлеше дә бар, аның территориясендә үзләрен шактый уңышлы яктан күрсәткән сәнәгать һәм төзелеш предприятиеләре эшли. Сәнәгать комплексы предприятиеләренә килгәндә, болар, беренче чиратта, – кирпеч эшләп чыгаруга нигезләнгән “Алексеевск керамикасы” (ул 2015 елның дүрт аенда узган елның шул ук чорына караганда продукцияне 10 процентка күбрәк эшләп чыгарды), сөт әзерләү һәм эшкәртү белән шөгыльләнүче сөт-консерв комбинаты, нәфис әйберләр туку фабрикасы (аның эшләнмәләре республикада гына түгел, ә аннан читтә дә яхшы таныш һәм аларга сорау зур). Алар бу елның дүрт ае йомгаклары буенча сәнәгать продукциясен үткән елның шул ук чоры белән чагыштырганда 16 процентка күбрәк җитештерделәр.
Төзелеш комплексы предприятиеләре дә куелган бурычларын уңышлы үтәүләрен дәвам иттерәләр. Мәсәлән, бер елда кертелергә тиешле 14 мең кв.метр торакның 5,6 мең кв.метрдан артыграгы файдалануга тапшырылды инде. “Керамика-Маркет” хезмәткәрләре район үзәгеннән ерак түгел Лебяжье авылында яңа балалар бакчасының нигезен салалар. Сүз уңаеннан әйткәндә, узган елның сентябрь башында бистәдә балалар өчен “Бал корты” исемле яңа балалар бакчасы үз ишекләрен ачты. Ремонт эшләре бара: Биләр амбулаториясе торгызыла, ФАПларны һәм амбулаторияләрне җиһазлар белән тәэмин итү Программасы кысаларында анда һәм шулай ук Новоспасск ФАПына медицина җиһазлары кайтты һәм куелды. Үзәк район хастаханәсе лабораториясенең, диагностика һәм гинекология бүлекләренең түбәсе алмаштырыла, медицина кабинетлары, биналар һәм аларның тышкы күренешләре менә ничә еллар дәвамында реконструкцияләнә инде. Шунысы үзенчәлекле, барлык бу эшләрнең күбесе федераль һәм республика социаль-икътисадый үсеш программаларын гамәлгә ашыру кысаларында алып барыла. Алексеевск районында гына түгел, ә бәлки республиканың Әлки, Спас, Чистай һәм башка районнарында да юллар төзүче һәм ремонтлаучы “Алексеевскдорстрой” предприятиесенең шактый уңышлы үсүен дә искә алып китәргә кирәк.
Шунысын да билгеләп үтик, ФАП, балалар бакчалары, күп функцияле үзәкләр, авыл җирлекләрендә участковый өйләре, күп фатирлы өйләр, мәктәпләр кебек социаль яктан әһәмиятле объектларны реконструкцияләү, төзү яки капиталь ремонтлау актив төстә дәвам итә (сүз уңаеннан әйткәндә, чираттагы фельдшер-акушерлык пункты Җиңү көнендә Кыркүлдә ачылды). Кешеләр инициативасы белән чиркәүләр һәм гыйбадәтханәләр торгызыла һәм реставрацияләнә.
Якын киләчәктә Биләр янында төзелеп бетәчәк “Имәнкәй” балалар лагере социаль-икътисадый яктан мөһим роль уйнаячак. Район җитәкчеләре өлкән яшьтәге халыкны культуралы ял итүгә тарту өчен бар тырышлыгын куя, алар өчен һәртөрле тантаналар, бәйрәм чаралары, концертлар, күргәзмәләр оештырыла.
Ләкин районның уңай социаль-икътисадый үсеш динамикасына да карамастан, элеккечә район җитәкчелеге алдында торучы төп бурыч – хезмәт хакын вакытында түләү, кешеләрнең тормыш дәрәҗәсен яхшырту өчен эш урыннарын саклап калу, шулай ук районда эшләүче барлык программаларны үтәүне дәвам иттерү. Иң эре инновацион проектлар нәкъ менә шунда үсә.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
3
апрель, 2026 ел
Алексеевск районы үзенекеләргә ярдәм итүен дәвам итә
Район башлыгы Сергей Демидов сугышчыларыбызга чираттагы гуманитар йөкне Луганск юнәлешенә илтеп җиткерде.
Татарстанда "Служение"халык премиясендә катнашучылар өчен тавыш бирү дәвам итә
Сезнең тавышыгыз — хәлиткеч! Татарстанны яклыйбыз
2
апрель, 2026 ел
Алексеевск районы вәкилләре «Активное долголетие — приоритет старшего поколения» фәнни-гамәли конференциясендә катнаштылар
Алексеевск районы вәкилләре Россия пенсионерлар берлегенең Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлегенең 20 еллыгына багышланган «Активное долголетие — приоритет старшего поколения» фәнни — гамәли конференциясендә катнаштылар.
Алексеевск районында гражданнарны кабул итү
Район Башкарма комитеты бинасында гражданнарны кабул итәчәкләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз