Кама аръягының җиде районы призывниклары Татарстан Республикасының хәрби комиссары Сергей Погодин белән очраштылар

2015 елның 16 мае, шимбә
Залга үтәр алдыннан кунаклар район башлыгы Владимир Козонков озатуында “Йолдыз” хәрби-патриотик клубының күргәзмәсен карадылар. Егетләр белән берничә минут аралашкан арада Сергей Погодин күргәзмәнең теге яки бу экспонаты турында күп кенә кызыклы һәм аз билгеле фактлары турында сөйләде. Залда район башлыгы Ватанны булачак саклаучыларны һәм аларның ата-аналарын сәламләде. Владимир Константинович кыскача гына районда үткәрелә торган хәрби-патриотик эш, “ЭПРОН” коткару судносы белән шефлык элемтәләре һәм алексеевскилыларның Җиңү көнен ничек бәйрәм итүләре турында сөйләде. Генерал-майор егетләрне  Россия Кораллы Көчләренең структурасы белән таныштырды, армия алдында торучы бурычларны бәян итте, соңгы 10 елда зур үзгәрешләр булып узды һәм, армиядә хезмәт итү һәр призывник тормышында якты сәхифә булачак, дип билгеләп үтте. Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская сроклы хезмәт итүче солдатлар һәм аларның ата-аналары белән эшләү системасы турында сөйләде, республиканың бер генә солдаты да ярдәмсез калдырылмый һәм проблемалы хәлләрдә һәртөрле булышлык ала ала, дип ышандырды. Шулай ук булачак солдатларга инде армиядә хезмәт итеп кайткан егетләр дә мөрәҗәгать итте. Михаил Мартынов Кара диңгездә “ЭПРОН” судносында ничек хезмәт итүе турында сөйләде, ә Алексей Батаев  Кремльдәге Преображенск полкында хезмәт итү тәҗрибәсе белән уртаклашты. Ул, 1нче постта торганда дәүләтнең беренче кешеләрен, шул исәптән РФ Президенты   Владимир Путинны берничә тапкыр күрүен әйтте. Ул легендар конструктор Михаил Калашниковны да соңгы юлга озаткан. Район мәдәният йортында очрашканнан соң кунаклар сугышчан дан музеена юл алдылар, анда экспонатларны карадылар, Әфганстан һәм Төньяк Кавказдагы сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар белән аралаштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International