Бәйрәм белән, кадерле алексеевскилылар!

2015 елның 16 мае, шимбә

      Гаилә көнендә мәхәббәт һәм тугрылык, ана һәм  ата булу шатлыгы, туганнарың һәм якыннарың турында кайгырту, хөрмәт һәм бер-береңне аңлау кебек мәңгелек  кыйммәтләр данлана. Әнинең ягымлы күзләреннән, әтинең көчле иңнәреннән, баланың яңгыратып көлүеннән дә кадерлерәк нәрсә юк. Гаилә – безгә туган көннән үк  яхшылык кына теләп тора торган даирә, ул безне явызлыктан саклый, тормыш авырлыклары алдында калганда ярдәм итә. Шуңа күрә һәр гаиләнең гармониядә һәм тату, киләчәккә ышаныч белән карап яшәве бик мөһим. Андый гаиләләр күбрәк булган саен дәүләтебез дә шуның кадәр көчлерәк!

Күп балалы һәм тәрбиягә бала алган гаиләләргә күңел юмартлыклары, хезмәтләре, сабырлыклары һәм кайгыртучанлыклары өчен аерым рәхмәт сүзләре әйтәм. Илебездә гаилә институтын үстерү – гаилә сәясәтенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе. Районыбызда 3000нән артык гаилә бар, аларда 5700 бала һәм яшүсмер, 369 күп балалы гаиләдә 1190 бала тәрбияләнә.

Бу якты бәйрәм көнендә барыгызга да нык сәламәтлек, бик әйбәт кәеф, бәхет һәм иминлек телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International