Алексеевск районында партия эчендә вакытыннан алда тавыш бирү дәвам итә

2015 елның 15 мае, җомга
Сайлаучылар вәкилләре һәм депутатлар алдында  авыл җирлекләре эшчәнлеге турында башлангыч бүлекчәләр секретарьлары Татьяна Макарова һәм Алик Җиһаншин  хисап бирде.

Үзләренең сайлау алды программалары белән депутатлыкка кандидатлар чыгыш ясады. Алар арасында берничә тапкыр сайланганнары да, бу сайлауларда әле беренче тапкыр депутат булачак яшьләр дә бар иде.
Дәүләт Советы депутаты сайлаучылар вәкилләренә мөрәҗәгать итеп, авыл кешеләре җирлекләрдә бөтен эшне һәм җаваплылыкны сайланган депутатларга йөкләргә түгел, ә проблемаларны бергәләп хәл итәргә тиешләр, дип билгеләп үтте. Ул шулай ук Украинада бара торган вакыйгаларга юл куймау өчен  яшь буынны ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләү кирәклеген дә ассызыклап үтте.

Моннан тыш, Татьяна Васильевна Алексеевск муниципаль районы башлыгы урынбасары Галина Белованың озата йөрүендә былтыр ремонтланган Кыркүл мәктәбенә һәм Советлар Союзы Герое Кочнев Иван Егоровичның Арбузов Баран авылындагы  каберенә бардылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International