Алексеевскилылар – беренче

2015 елның 19 мае, сишәмбе
Тренер-укытучы Дмитрий Аличев хәбәр иткәнчә, беренче уен көрәшсез генә килеп чыкты: Кукмара кызлары бернинди каршылыкларсыз 32:5 исәбе белән җиңелде. Ә Арча спортчылары белән уен кискен һәм авыр булды. Чиратлап әле безнең команда, әле турнир хуҗалары алга чыкты. Уенның икенче өлешендә алексеевскилылар  көндәшләрен 7 очкога куып тотып, соңгылары бирешмәүгә карамастан, 20:18 исәбе белән җиңделәр. Нәтиҗәдә, Алексеевск районы – 1нче урында, Арчалар – икенче, мактау пьедесталының өченче баскычында – Кукмара спортчылары.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International