Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе, әгәр килешүне (мәсәлән, аренда килешүен) үтәүдән берьяклы баш тарту якларның берсенең гамәлләре, мәсәлән, икенче як юл куйган бозу яки тикшерелергә тиешле башка хәлләр белән бәйләнсә, килешүне теркәгән органга килешүнең ике ягы язган гариза китерелергә тиеш, дип аңлата.
Бу елның II-III кварталлары дәвамында районда дәүләт тикшерүе срогы чыккан газ исәпләгечләре тикшереләчәк.
Әлеге ханым гомере буе банк системасында эшләде.
Мәдәният хезмәткәрләре көнендә район мәдәният йортында әлеге өлкәнең иң яхшы хезмәткәрләре билгеләп үтелде.
Чәршәмбе көнне район Советының утырышлар залында киңәйтелгән утырыш булды, анда бу елның беренче кварталында оешмалар һәм предприятиеләр эшенә йомгак ясалды, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгын бәйрәм итүгә әзерләнү буенча эш юнәлешләре әйтелде һәм күп кенә башка мәсьәләләр каралды.
Өстенлекләр – авыл кешесенең тормыш дәрәҗәсен күтәрү
Балигь булмаганнарга һәм студентларга бушлай йөрү өчен бушлай билетлар бирәчәкләр. Студентлар студент билетларын күрсәтергә тиешләр.
Үзәк балалар китапханәсендә берьюлы ике конкурс: “Г. Тукай әкиятләре – илһам чыганагы” номинациясендә сөекле шагыйребезнең тууына 130 ел тулуга багышланган “Әдәби герой музее” балалар иҗаты конкурсы һәм “Әкияттә дуслыкка ышаныч һәм тынычлык яши” исемле китап укучы гаиләләр конкурс-фестивале бара.
Бердәм идентификацияләү һәм аутентификацияләү системасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүче күп функцияле үзәктә теркәлергә мөмкин.
1 апрельдән республиканың табигатьне саклау хезмәтләре, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, предприятиеләр һәм оешмалар, ТР муниципаль берәмлекләре башкарма комитетлары санитар-экологик икеайлык үткәрүгә керешәчәкләр. Чара республика шәһәрләре һәм районнары территорияләрен чүп-чардан һәм һәртөрле пычрактан чистарту максатында үткәрелә.