Сайлаучылар белән очрашу

2016 елның 1 апреле, җомга

Узган чәршәмбедә район мәдәният йортында район активы Россия Федерациясе Федераль Җыелышы Дәүләт Думасына депутатлыкка  кандидатлар белән очрашты. Алексеевскилылар алдында берьюлы “Бердәм Россия” партиясен тәкъдим итүче өч кандидат: Россия Федерациясе Дәүләт Думасының дүртенче, бишенче һәм алтынчы чакырылыш депутаты, аграр мәсьәләләр буенча комитет рәисенең беренче урынбасары Айрат Хәйруллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм Юридик үзәк генераль директоры Демид Емельянов чыгыш ясады.
 Айрат Хәйруллин: “Сайлауларны мин сайлаучыларның ышаныч имтиханы буларак карыйм”.
 Айрат Хәйруллин сәяси эшчәнлеген 24 яшендә башлый, ул Казан шәһәр Советының иң яшь депутатларыннан берсе була. Ә 1999 елда республика Дәүләт Советына депутат итеп сайлана. Әлеге эшчәнлек дәверендә ул социаль мәсьәләләргә: бистәләрне су, газ белән тәэмин итүгә, юлларны яхшыртуга, тышкы төзекләндерүгә һәм башка мөһим проблемаларга зур игътибар бирә. Моннан тыш, Тузган торакны бетерү программасын тормышка ашыруга ул күчергән акча аркасында республиканың 600 гә якын гаиләсе төзекләндерелгән яңа фатирлардан ачкычлар алды.
   Авыл кешесенең хәлен алты агрохолдингка нигез салган кешедән дә яхшырак белүче юк.  Иң актив депутат буларак, ул 260 инициатива кертә, шуларның 111е кабул ителә. Иң әһәмиятлеләре арасында – авыл хуҗалыгы турында закон, ташламалы салым салу, күп балалы гаиләләргә  торак өйләр төзү өчен бушлай җир кишәрлекләре бирү, инвалидларны социаль яклау турында закон проектлары.
Сөт өчен төрле өстәмәләр, шул исәптән пальма мае микъдары нормасы язылган техник регламент кертү инициаторы булды, бу исә сөт продукциясенең сыйфатын яхшыртырга ярдәм итте. Ул авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләрнең финанс тотрыклылыгын тәэмин итү, авыл хуҗалыгында хәвеф-хәтәр һәм башка мөһим моментларны иминиятләштерү буенча закон проектларын башлап җибәрүче дә булды.
 1994 елда Айрат Нәҗип улы ПЭТ-шешәләрдә газлы эчемлекләр һәм шифалы су җитештерү заводын илебездә беренчеләрдән булып ачты. 1995 елда ул “Регина” кондитер фабрикасын һәм “Эдельвейс-М” сөт заводын төзеде. Аның җитәкчелегендә Татарстанда беренче тапкыр йогурт, татлы эремчек һәм башка продукция җитештерелә башлады. Ә 2003 елда ул актив төстә инвестицияләрен төбәк авыл хуҗалыгын үстерүгә кертә башлады һәм алты агросәнәгать компаниясенә, шул исәптән “Кызыл Шәрык-Агро”га да нигез салды. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, шул вакытка Айрат Нәҗип улы иң төрле юнәлештә эшләүче 150 предприятие булдырырга өлгерде, шуның өчен 2004 елда югары исемгә – “Республиканың атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән исемгә лаек булды. Бүгенге көндә Айрат Хәйруллин предприятиеләренең берсен дә җитәкләми, тик зур тәҗрибәсе аркасында, бигрәк тә авыл хуҗалыгы өлкәсендә, килеп туган проблемалар турында кемгә караганда да күбрәк белә.

 “Минем бурыч – авыл кешеләренең тормышын яхшырту”

–      Мин тикмәгә генә нәкъ менә бер мандатлы округ буенча сайланырга теләк белдермәдем – сайлауларда җиңгән очракта бер мандат буенча сайланучы үзен билгеле бер территориягә бәйли, ә бу сайлаучыларын борчучы проблемаларны яхшырак аңларга булыша, – дип ассызыклап әйтте Айрат Нәҗип улы. –Алексеевск районы да керә торган Түбән Кама округы  – Спас районының көнбатышыннан башланып, көнчыгышта Түбән Кама районы белән чикләшкән гаять зур территория. Анда барлыгы 700 меңгә якын кеше яши.

Әйтергә кирәк, округ бик төрле. Сезнең район проблемалары Чистай һәм Түбән Кама районнарыныкыннан бик нык аерыла. Сез – җиргә, авылга якын кешеләр. Минем бурыч –  авыл кешеләренең тормышын яхшырту. Бүген алексеевскилыларның түбән хезмәт хакы һәм эшче урыннарының җитешмәве беренче урында тора. Хәзер авыл хезмәтчәненең хезмәт хакы  икътисад буенча уртача хезмәт хакының 65 процентын гына тәшкил итә. Яшьләрнең авылдан китеп, берәр шәһәрдә үз урынын  табарга тырышуы бер дә гаҗәпләндерми. Бу хәл тамырдан дөрес түгел. Мин бу мәсьәләне һәрвакыт игътибар үзәгендә тоттым, сайлауда җиңгән очракта да аңа аерым игътибарны бирәчәкмен.

Көнбатыш илләренең санкцияләренә җавап итеп игълан ителгән контрсанкцияләр аркасында авыл хуҗалыгын үстерү һәм импортны  алмаштыручы азык-төлек товарлары исәбенә 4 млн.га кадәр эш урыны булдыру мөмкинлеге барлыкка килде. Атап әйткәндә, сезнең муниципалитет  территориясендә эшләүче “Кызыл Шәрык-Агро” агросәнәгать компаниясе филиалларында гына  да районның меңгә якын кешесе хезмәт куя һәм тагын 4 меңгә якын кеше  акционерлар һәм  дивидендлар (ашлык) алучылар булып торалар. Бары тик сезнең кече ватаныгызга гына да әлеге хуҗалыклар аша яңа терлекчелек комплекслары, элеваторлар, техника, мул сөт бирүче сыерлар сатып алуга һ.б.ларга 6 млрд. сумнан артык капитал салынды. Шуңа күрә сезнең  район күңелемә якын, таныш һәм аңлаешлы. Миңа байтак сораулар бирелде, күп мөрәҗәгать иттеләр. Җиңеп чыккан очракта бу мәнфәгатьләрнең барысын да югары дәрәҗәдә якларга  тырышачакмын. Мондый диалог бик мөһим. Үз өстеңә йөкләмә алганда син аны үтәргә тиешсең. Шулай булгач, сайлауларга мин ышаныч имтиханы итеп карыйм.

Марат Әхмәтов: “Язмышым авыл белән бәйле”

Марат Әхмәтов  Арча районында туа. Хезмәт эшчәнлеген Чапаев исемендәге колхозда ветеринария табибы булып башлый. 1991 елдан 1999 елга кадәр Балтач районы хакимияте башлыгы һәм район Советы рәисе була. 1999 елның май аеннан республика Премьер-министры урынбасары – Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры итеп билгеләнә. Шулай ук татар-башкорт милли спорт көрәше федерациясе президиумы рәисе дә булып тора.  

Менә инде күп еллар дәвамында Марат Готыф улы төбәкнең авыл хуҗалыгы тармагын җитәкли. Ул эшләгән елларда Татарстан берничә тапкыр уңыш җыеп алу буенча рекордчы булды,  республиканы кош ите белән тәэмин  итү проблемасы хәл ителде. Күп санлы кош фабрикалары һәм фермалары төзелү аркасында бүген без үзебезне ит һәм йомырка белән тулысынча тәэмин итәбез. Аның җитәкчелегендә мөгезле эре терлекләр санын арттыруга юнәлдерелгән реформа гамәлгә ашырылды. Нәтиҗәдә Татарстан үзен сөт ризыклары белән 100 % ка диярлек тәэмин  итә.

–      Хезмәт эшчәнлегем һәм язмышым тулысынча җир, авыл, авыл хуҗалыгы белән бәйләнгән, – дип сөйли Марат Готыф улы. – Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчесе буларак, миңа зур җаваплылык йөкләнгән. Беренчедән, Татарстан Россиянең  иң зур аграр субъекты булып тора. Икенче яктан, авыл хуҗалыгы икътисад секторы гына түгел, ә ярты миллион республика кешесенең яшәү рәвеше дә. Өченчедән, министрлык үзе аграр сәясәтне эшләүче генә түгел,  җитештерү нәтиҗәләре һәм азык-төлек базары аша төбәк халкының тормыш дәрәҗәсе өчен дә җаваплы.

Активлык мөмкинлекне узып китә

Безнең республика көчле, ләкин авыл хуҗалыгын үстерү өчен мөмкинлекләр, ни кызганыч, җитәрлек түгел. Авыл халкыбызның эшлекле активлыгы хәтта дәүләт ярдәменең гамәлдәге формалары кысаларында да мөмкинлекләребезне узып китә. Әгәр әлеге тармакка бизнеска карагандагы кебек карасалар, эшләргә, мөгаен, җиңелрәк булыр иде, ләкин республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиев вакытында ук әле биниһая зур сөрү җирләре мәйданнарын ташландык хәлгә китерү һәм терлекләрнең яртысын югалту куркынычы яшәп килде. Шуңа күрә без эре инвесторларны җәлеп иттек. Ләкин без аларга симез калҗаны түгел, ә аеруча да проблемалы хуҗалыкларны бирдек. Әйе, бу каты позиция иде. Тик ул авылларны саклап калырга булышты, чөнки авылсыз дәүләт үзе дә була алмый. Кайбер күршеләребездән аермалы буларак, Татарстан моңа юл куймады.
 
Бездә эшләп алынган авыл хуҗалыгы акчасының сатып алу көче дә бик зәгыйфь.  Бу да беренчеләрдән булып хәл ителергә тиешле проблема. Берничә елда дизель ягулыгы, техника, ашлама һәм башкаларны сатып алуга чыгымнар 10 тапкыр артты. Шуның белән бергә бәяләрдәге аерма авыл хуҗалыгына көчле булырга комачаулый, авыл эшчәне хезмәтенең абруе юк, аңа бик аз түләнә. Өстәвенә соңгы 5-6 елда без корылыкның җимешләрен татыйбыз. Шуңа күрә авыл хуҗалыгына карата зур сәясәт проблемасы –соңгы 30 елда бу тармакта җыелган проблемаларның колачын бәяләп бетермәү һәм аларны аз акча белән бетерергә тырышу ул. Аңлавымча, зур проблемалар дәүләтнең актив, масштаблы катнашуында гына хәл ителә.

Программаларыбыз авылга булыша

Тагын бер нәрсә: дөньядагы көндәшлеккә түзәр һәм корылыкка каршы  сугышчан әзерлектә торыр өчен авыл хуҗалыгына да, эшкәртү предприятиеләренә дә “озын берлек” кирәк. Республикада социаль программалар тормышка ашырыла инде, 30 дан артык программа уңышлы эшли, аларны гамәлгә ашыруга республика казнасыннан  60 млрд. сумнан артык акча бүлеп бирелә. Тик әлегә көчле һәм көндәшлеккә сәләтле булып калу бик кыен.

Ләкин илебезне табигый ресурслар узындырдылар һәм бу әлегә безне коткарып килә, ләкин шуның белән бергә кеше хезмәте – ә бу теләсә кайсы илнең төп капиталы – бәяләп җиткерелми.  Дәүләтнең сәясәте илнең үз алдына нинди бурыч куюына (авыл хуҗалыгын һәм авыл территорияләрен үстерүдә  безгә үзебезне генә  ашатыргамы, әллә өстәмә рәвештә  дәүләтебездән читтә дә миллионлаган кешене авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин итәргә сәләтле булыргамы) бәйле булачак.

Сайлаучылар белән мондый очрашулар – безне ишетсеннәр өчен әйбәт мөмкинлек. Проблемалар күтәрелеп кенә калмасыннар, ә бәлки хәл дә ителсеннәр иде.
 
Демид Емельянов:

“Беренче урында торак-коммуналь хуҗалык проблемалары”

Демид Емельянов Юридик үзәкне булдыручы һәм җитәкчесе булып тора. Аның эшчәнлегенең төп юнәлеше – юридик затларны хокукый  яктан тәэмин итү. Үзенең чыгышында ул кече һәм урта бизнес проблемаларына кагылды.  

–      Кече һәм урта эшмәкәрлек өчен дәүләт көйләгечен булдырырга кирәк. Ул ике эшмәкәр арасында килешү төзү гаранты булачак, шулай ук ул якларның берсе түләмәгәндә һәм йөкләмәләрен үтәмәгәндә  иминият кертемнәрен каплаячак, – дип саный Демид Алексеевич. – Менә бер елдан артык инде мин һәм минем командам республикабыз гражданнарына барлык хокук аспектлары һәм барлык хокук өлкәләрендә  бушлай хокук ярдәме күрсәтә. Бу вакыт эчендә безгә гражданнардан 5 меңнән артык мөрәҗәгать килде. Чагыштыру анализы ясап, мин кискенрәк  һәм җанны әрнетә торган мәсьәләләрне ачыкладым.

–  Беренче урынга – торак-коммуналь хуҗалык һәм коммуналь түләүләр, икенче урынга халыкның кредитлары, бурычлары һәм физик затларның банкротлыкка чыгу проблемаларын куйдым. Алар артыннан мирас акчасы, җир проблемалары, пенсияләр, алиментлар түләү һәм социаль ипотека мәсьәләләре китә. Минем программамда аларны хәл итү юллары да бар.

Чара тәмамланганнан соң алексеевскилыларга  үзләрен борчыган сорауларны депутатлыкка кандидатларга бирү мөмкинлеге бирелде. Аларның барысына да  район кешеләре квалификацияле җавап алдылар, һәм аларда күтәрелгән проблемаларның хәл ителәчәгенә ышаныч барлыкка килде.
Алдан тавыш бирү 22 майда узачак. Бу көнне 560 участок ачылачак: алты сайлау округының һәркайсында 56 дан алып 128 гә кадәр. Аларның адресларын pg.er.ru алдан тавыш бирү сайтында табарга мөмкин. Өстәвенә сайлаучылар үз тавышларын берьюлы берничә кандидат өчен бирә алачаклар.

 Гөлнара Кәримова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International