1 апрельдән республиканың табигатьне саклау хезмәтләре, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, предприятиеләр һәм оешмалар, ТР муниципаль берәмлекләре башкарма комитетлары санитар-экологик икеайлык үткәрүгә керешәчәкләр. Чара республика шәһәрләре һәм районнары территорияләрен чүп-чардан һәм һәртөрле пычрактан чистарту максатында үткәрелә.
Санкцияләнмәгән чүплекләр, су объектларына бару юлларын чикләү, шакшыларны сулыкларга, туфракка ташлау, атмосфера һавасын пычрату, файдалы казылмаларны законсыз табу очраклары турында 8(843) 267-68-67 телефоны яки eco.signal@tatar.ru электрон почтасы аша хәбәр итәргә. Хәбәрләрне “Халык контроле” системасына, “Экология” категориясенә дә җибәрергә була. Гомумбелем мәктәбе укучылары өчен махсус “Экоконтроль” мобиль кушымтасы да эшли, дип хәбәр итә ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы.
Гражданнар табигатьне саклау законнарын бозу турында Идел-Кама территориаль идарәсенә 8(84342) 5-35-19 телефоны буенча шалтырата алалар