Газ исәпләгечләрен “Кулланучыны бәйсез метрологик тәэмин итү”ЧҖҖ (ООО“Независимое Метрологическое Обеспечение Потребителя”) Алексеевск газ хезмәте белән берлектә тикшерәчәк.
Эш планы нигезендә абунәчеләргә исәпләгечне тикшертергә яки аны алмаштырырга кирәклек турындагы күрсәтмә тарата башладылар инде. Шуның белән бергә шундый күрсәтмә алган һәр абунәче газ хезмәте хезмәткәрләренә тикшерүнең нинди вариантын сайлавы турында хәбәр итәргә тиеш.
Беренчесе: абунәче исәпләгечне сүтеп алу турындагы гаризаны үзе бирә һәм шул рәвешчә белгечләргә китерә, алар исәпләгечнең моннан соң да эшли аламы-юкмы икәнлеген билгеләячәкләр. Әгәр ул тикшерүне узмаса, башкарылган эш өчен түләү алынмаячак.
Икенче вариант: кирәкле бөтен эш элегрәк күрсәтелгән оешмалар вәкилләре тарафыннан үткәрелә. Мондый очракта кешеләр артык мәшәкатьләрдән котыла алалар.
Өченче вариант: әгәр исәпләгечне тикшерү срогы чыкса, абунәченең аны яңага алмаштырырга тулы хокукы бар, шуның белән ул тикшерүдән дә, артык мәшәкатьләрдән дә котыла. Аннан да битәр, яңа исәпләгечнең гарантиясе булачак.
Шуның белән алмаштыру хезмәтләрен янәдән дә газ хезмәте белгечләре күрсәтәчәк. Шунысын да истә тотарга кирәк: газ хезмәте белгечләренең тикшерергә килү көне турында аерым хәбәр ителәчәк. Бу өйгә мошенниклар керү очракларыннан саклый.
Сүз уңаеннан әйткәндә, газ исәпләгечен тикшерү арасындагы интервал аның паспортында, кагыйдә буларак, 10 елга якын тәшкил итә. Әгәр исәпләгечегез тикшерелмәсә, кулланылган газ өчен акча куелган норматив буенча исәпләнәчәк, дип хәбәр итте Алексеевск газ хезмәте начальнигы Ринат Җиһаншин.
Килеп туган сораулар, шул исәптән хезмәтләргә түләү буенча 2-63-04 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә.