Антонина Яковлевна Кабанованы юбилее белән ветераннар советы рәисе Николай Глазунов, Саклык банкы филиалы җитәкчесе Айдар Антонов һәм банк хезмәткәрләре котлады. Кунаклар аңа район башлыгы Владимир Козонковтан, Саклык банкыннан бүләкләр тапшырдылар, шулай ук Россия Президенты Владимир Путинның котлавын укыдылар.