Нәтиҗәләр һәм бурычлар Район барысын да кайгырта

2016 елның 1 апреле, җомга

Киңәшмәне район башлыгы Владимир Козонков ачты. Атап әйткәндә, Владимир Константинович  җыелучыларга районда яңа авыл хуҗалыгы предприятиесе – “Алексеевск”  халык предприятиесе булдыру турында хәбәр итте, ул “Сөт иле – Ясная Поляна” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятькә алмашка килде. Соңгысының барлык бүлекчәләре, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматы буенча, элеккегечә авылларда, тик яңа җитәкче – “Звениговский”  ит комбинаты директоры Иван Иванович Казанков кул астында эшләячәкләр. Халык предприятиесенең төп юнәлешләре – үсемлекчелек һәм сөт терлекчелеге. Икенче төрле итеп әйткәндә, бездә элеккегечә бөртекле һәм терлек азыгы культуралары үстереләчәк, шулай ук ит һәм сөт җитештереләчәк.

 Оешмалар һәм предприятиеләрнең эш йомгаклары буенча хисапны икътисад буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Татьяна Сергеева ясады. Ул, беренче кварталда эшчәнлекнең барлык төрләре белән шөгыльләнүче оешмалар әйләнеше 665 млн. сум яки 2015 елга карата 90% тәшкил итте, дип билгеләп үтте. “Алексеевскдорстрой”, “Алексеевск Керамикасы”, “Инженерлык челтәрләре” һәм “Эдем” узган елгы күрсәткечләрне арттыруга ирештеләр. Тулаем алганда, сәнәгать комплексы предприятиеләре  беренче кварталда 78 млн. сумлык  сәнәгать продукциясе җитештерде.

 Шулай ук  авыл хуҗалыгы продукция сатудан һәм хезмәтләр күрсәтүдән  354 млн. сум акча керүе дә әйтелде. Шуның белән бергә тулай продукция бәясе 261 млн. сум тәшкил итте. Шунысын да әйтеп китик, хисап чорында 8,4 мең тонна сөт, ягъни  узган елгы дәрәҗәгә карата 100 %  (һәр сыердан 1129 килограмм сөт савып алынды), 753 тонна ит җитештерелде, бу да 2015 ел дәрәҗәсенә карата 100% тәшкил итә.

 Республика программалары буенча төзелеш һәм ремонт өлкәсендә дә актив эш алып барыла.

Төп басым физик затлардан салым буенча җыелган бурычка ясалды, ул 5 млн. сум белән исәпләнә. Әлеге проблеманы хәл итү өчен салымнар һәм җыемнар буенча чираттагы комиссияне җыярга карар ителде.

Очрашу барышында каралган  соңгы, шулай ук мөһим мәсьәлә, элегрәк әйтеп үтелгәнчә, 9 Майга әзерләнүгә кагылды. Социаль мәсьәләләр буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Николай Чурин речь сөйләде, ул сугыш  геройларының  исемнәрен мәңгеләштерү, Бөек Ватан сугышы ветераннарына хөрмәт йөзеннән һәйкәлләр, обелисклар, мемориаль такталар ремонтлау һәм төзү буенча районда үткәрелә торган эш турында җентекләп бәян итте. Яшь буынны хәрби-патриотик тәрбияләү буенча максатка юнәлешле даими эш алып барыла, атап әйткәндә,  “Үлемсез полк” акциясе кысаларында эш дәвам итә. Быел Җиңү көненә багышланган бәйрәм маршы  вакытында балалар яңадан үзләренең ата-бабаларының фоторәсемнәрен алып чыгачаклар һәм җиңүчеләр парадында катнашачаклар.

Николай Петрович игътибарны сугыш ветераннары, сугыш ветераннарының тол хатыннары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары тормышы өчен һәртөрле уңайлы шартлар булдырылуга юнәлдерде. Аларга матди ярдәм күрсәтү максатында оешма, предприятие һәм учреждение хезмәтчәннәренә район  “Җиңү” исәп-хисабына бер көнлек эш хакын күчерергә тәкъдим ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International