Студентлар һәм укучылар айга бер тапкыр музейга бушлай йөри алалар

2016 елның 31 марты, пәнҗешәмбе

Балигь булмаганнарга һәм студентларга  бушлай йөрү өчен бушлай билетлар бирәчәкләр. Студентлар студент билетларын күрсәтергә тиешләр.

РФ Мәдәният министрлыгының “Унсигез яшькә җитмәгән затларга, шулай ук төп һөнәри белем бирү программалары буенча укучыларга  музейларга бушлай йөрү тәртибен раслау турында”гы 17.12.2015  ел,  3119 санлы боерыгы буенча балигь булмаганнарның  музейга бушлай йөрү тәртибе  билгеләнде. Ул шулай ук студентларның дәүләт һәм муниципаль музейларга бушлай йөрүенә дә кагыла.

Бушлай йөрү көннәрен музейлар үзләре билгели. Бушлай йөрү көннәре турында мәгълүмат музейларның рәсми сайтларында, массакүләм матбугат чараларында, шулай ук килүчеләр өчен уңайлы урыннарга куелган стендларда урнаштырыла.

 Яңа тәртип элеккесенең көче югалган вакыттан гамәлгә керә.

 Юстиция министрлыгында 2016 елның 21 мартыннан теркәлде. Теркәү саны – 41472.

 

 Татарстан Республикасы Алексеевск районы прокуроры ярдәмчесе Галимова Г.М.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International