Соңгысы “ТР да җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршылык күрсәтү” дәүләт программасы һәм “2014-2016 елларга ТРда терроризм һәм экстремизмны булдырмау” программасы кысаларында үткәрелә.
“Әдәби герой музее” конкурсына китерелгән иң яхшы эшләр үзәк китапханәгә куелды.
– Конкурсантлар талантының чиге юк, – ди китапханә хезмәткәре Ирина Холоднова. – Монда сәйләннән, тозлы камыр, пластилин, кәгазь, йон, ярма, тукыма, пластиктан ясалган искиткеч матур әйберләрне күрергә мөмкин. Оештыру комитеты әгъзалары алдында гаять тә авыр эш – иң яхшы кул эшен сайлап алу бурычы тора. Сайлап алынган иң яхшы эш конкурсның республика этабына тәкъдим ителәчәк.
Китап укучы гаиләләр конкурсына килгәндә, хәзерге вакытта гаиләләр кайсысының иң уңышлы икәнен ачыклау максатында карала. Сентябрьдә булачак III республика этабында нәкъ менә шул гаилә тәкъдим ителәчәк. Әлеге конкурста катнашуның төп шарты – халык әкиятен сәхнәләштерү. Шуның белән бергә үз милләтеңнеке булмаган әкиятне уйнарга кирәк булачак. Сәхнәләштерелгән әсәрләрнең бер өлеше, костюмнар һәм декорацияләр карап куелды инде. Тамашачылар искәрткәнчә, конкурс комиссиясе үзешчән артистларның артистлыгына һәм иҗади сәләтенә сокланып бетә алмадылар.