ЯҢАЛЫКЛАР


20
июнь, 2018 ел
чәршәмбе

Урлау – милеккә каршы җинаятьләрнең киң таралган төре

15 июньдә Биләр авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Галим Хәбибуллин, Биләр авыл җирлеге башкарма комитеты сәркатибе Тамара Белоусова һәм Биләр авыл җирлеге башкарма комитеты белгече Ирина Ламбина хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне, Алексеевск районының Биләр авылы кешесе Еловикова Мария Димитриевнаны 95 яше тулу көне белән котладылар һәм аңа РФ Президенты Владимир Путиннан котлау открыткасы, Алексеевск муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Демидовтан бүләк җыелмасы һәм котлау открыткасы тапшырдылар.

– Кичә 4 нче башлангыч мәктәп-балалар бакчасы балалары Эчке эшләр министрлыгының Алексеевск районы буенча ЮХИДИ бүлекчәсенә бардылар. Чара  профессиональ ориентация программасын гамәлгә ашыру кысаларында һәм юл хәрәкәте кагыйдәләре турындагы белемнәрне формалаштыру, урамда, юлда һәм транспортта үз-үзеңне тоту культурасы күнекмәләрен тәрбияләү максатында булды.

Туган як музеенда Бөек Ватан сугышы башлануга багышланган вакытлы күргәзмә бара, бу көнне без Хәтер һәм Кайгы көне буларак билгеләп үтәбез.


19
июнь, 2018 ел
сишәмбе

22 июньдә алексеевскилылар Бөек Ватан сугышы башлануның беренче көннәреннән үк Ватаныбызны саклау сагына баскан сугышчыларны искә алачаклар.

Татарстан Республикасы  территориясендә “Татарстан Республикасы   Гидрометеорологиясе һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе” Федераль дәүләт бюджет учреждениесе мәгълүматлары буенча 2018 елның 20 июнендә көндез һәм кичен (иртәнге 10 нан кичке 8 гә кадәр) яшен, боз, коеп яңгыр явуы көтелә. Секундына 15-20 метрга кадәр көчле, урыны белән давыл вакытында  21-26  метрга кадәр бик көчле җил.

Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон рәвештә алуның өстенлекләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

 а) хезмәтләр алу белән бәйләнгән мәгълүматны һәркем ала ала;

б) дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне алу процедураларын гадиләштерү;

 – Ялкын авыл мәдәният йортында бәйрәм концерты булды. Анда “Миләшкәй” ансамбле, Морозова Марина белән Чукина Карина дуэты, Ялкын авыл мәдәният йортыннан солистка Назарова Диана (җитәкчесе Илюшин Валерий), Казаннан нәни кунак Җиһаншина Азалия, Левашево авылы мәдәният йортыннан солистлар һәм биючеләр Машина Ульяна, Вәлиева Азалия, Холюнова Ксюша (җитәкчеләре Маргарита Машина),  Ромодан авыл җирлегеннән солистка, ветеран башкаручылар арасында “Балкыш” фестивале лауреаты Егорова Галина  катнашты. Бәйрәм концерты төрледән-төрле җырлары, биюләре, шигырьләре белән тамашачыларны сөендерде, һәр номер көчле алкышларга күмелде.

 Аккош күле буендагы урман-парк зонасы һәм Каенлыкта бәйрәм мәйданчыклары иртәнге 10 нчы яртыдан кичке 4 кә кадәр эшләячәк.

 

Алексеевск районы башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Демидов  Лебедино авыл җирлегендә гражданнарны кабул итәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International