Алексеевск районының Ялкын авылында бәйрәм концерты булды

2018 елның 19 июне, сишәмбе
 – Ялкын авыл мәдәният йортында бәйрәм концерты булды. Анда “Миләшкәй” ансамбле, Морозова Марина белән Чукина Карина дуэты, Ялкын авыл мәдәният йортыннан солистка Назарова Диана (җитәкчесе Илюшин Валерий), Казаннан нәни кунак Җиһаншина Азалия, Левашево авылы мәдәният йортыннан солистлар һәм биючеләр Машина Ульяна, Вәлиева Азалия, Холюнова Ксюша (җитәкчеләре Маргарита Машина),  Ромодан авыл җирлегеннән солистка, ветеран башкаручылар арасында “Балкыш” фестивале лауреаты Егорова Галина  катнашты. Бәйрәм концерты төрледән-төрле җырлары, биюләре, шигырьләре белән тамашачыларны сөендерде, һәр номер көчле алкышларга күмелде. Унбиш ел буена авыл мәдәният йорты директоры булып эшләп һәм үзешчән сәгатьтә катнашып, мин сәхнәдә чыгыш ясарга әзерләнүнең нәрсә икәнен яхшы беләм. Авылларыбызда квалификацияле белгечләр җитәкчелегендә чын йолдызлар кабына, алар  үзләренең вокаль һәм бию сәләтләре, сәхнәдә үзләрен чын артистларча тотулары белән бәйрәм кунакларын елдан-ел күбрәк  сокландыралар.   Концертларыбыз шунысы белән аңлаешлы һәм кызыклы: аларны безнең белән янәшәдә яшәүче һәм эшләүче кешеләр тудыра. Без ул кешеләрне бер яктан яхшы беләбез, аларның сәхнәдә җырлауларын һәм биюләрен күреп, чын күңелдән сөенәбез. Рәхмәт сезгә, кадерле һәм хөрмәтле бәйрәмнәребезне ямьгә төрүчеләребез! Сез үз чыгышларыгызны кызыклы һәм бай эчтәлекле итәргә тырышасыз Актив эшләвегез аркасында  сезгә зур рәхмәт әйтәсе, киләчәктә иҗат һәм сәхнә эшчәнлегегездә уңышларга ирешүегезне телибез. Тормышыгызның һәр минуты  бай, якты, онытылмас булсын һәм күңелле сюрпризлар белән тулып торсын. Һәр көнегез елмаюдан башлансын, иң яхшы һәм матур әкияттәге кебек якты  хыялларыгыз тормышка ашсын. Барыгызга да сәламәтлек, эшегездә уңышлар юлдаш булсын. Һәммәгезгә тынычлык, игелеклелек һәм иминлек  телибез, – дип язганнар Ялкын авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре Любовь һәм Валерий Илюшиннар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International