Аккош күле буендагы урман-парк зонасы һәм Каенлыкта бәйрәм мәйданчыклары иртәнге 10 нчы яртыдан кичке 4 кә кадәр эшләячәк,
Быел Казан Сабан туе 23 июньдә ике мәйданда (Аккош күле буендагы урман-парк зонасы һәм Каенлык) узачак, дип хәбәр иттеләр 18 июньдә шәһәр мэриясендә узган эшлекле дүшәмбедә.
Сабантуй көнне халыкка транспорт хезмәте күрсәтү махсус схема буенча оештырылачак. Каенлыкка дүрт тукталыш пунктыннан махсус автобус маршрутлары белән барырга мөмкин. Алар – Җиңү проспекты метро станциясе, 10 нчы микрорайон, Павлюхин урамындагы филармония һәм Глазунов урамындагы тукталыш.
Автобуслар иртәнге 8дән алып бәйрәм чаралары төгәлләнгәнчегә кадәр йөриячәк. Юлга түләү - шәһәрдә гамәлдә булган гадәти тариф буенча. Моннан тыш, Каенлыкка «Казан-1» станциясеннән электричкага утырып та барырга мөмкин.
Аккош күле буендагы урман-парк зонасында оештырылган Сабантуйны тамаша кылырга теләүчеләргә 36, 46 һәм 72нче автобуслар хезмәт күрсәтәчәк. Моның өчен Залесный бистәсендәге Ремплер тукталыш пунктына кадәр барырга кирәк. Әлеге тукталыштан Сабантуй мәйданына кадәр биш минут интервал белән бушлай шаттллар йөриячәк.