2018 елның 29 августында иртәнге 9 дан көндезге 1 гә кадәр Татарстан Республикасы буенча Россия Тикшерү Комитетының Чистай районара тикшерү бүлеге бинасында (Чистай шәһәре, К. Маркс урамы, 87 нче йорт) Татарстан Республикасы буенча Россия Тикшерү комитетының Чистай районара тикшерү бүлеге җитәкчесе юстиция капитаны КАРАСЕВ СЕРГЕЙ
НИКОЛАЕВИЧ хокук саклау органнары хезмәткәрләренең законга каршы эшләре һәм медицина хезмәтен тиешенчә күрсәтмәү буенча гражданнарны кабул итәчәк.
8(8-4342)5-56-43, 8-927-417-43-17 телефоны буенча язылырга.
Илебездә Бөек Ватан сугышы китергән кайгы-хәсрәт бер генә гаиләне дә читләтеп үтмәде.
27 августта иртәнге 8 дән 10 нчы яртыга кадәр педагогия хезмәткәрләре август конференциясенең пленар утырышы кысаларында күргәзмә-ярминкә булачак. Теләге булган бөтен кешене катнашырга чакырабыз.
Алексеевск районына эш визиты белән Татарстан Республикасының җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры урынбасары Рөстәм Мерзакреев килде
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән республикада комиссия төзелде, анда ТР буенча суд приставлары федераль хезмәте идарәсе , ТР прокуратурасы һәм республика Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре керде. Районыбызда алимент түләмәүчеләр белән килеп туган хәл турында безгә ТР суд приставлары федераль хезмәте идарәсенең Алексеевск районындагы бүлеге начальнигы Светлана Куделько сөйләде.
23 августка Алексеевск районында 95 739 центнер ашлык суктырылды, 35 093 га җирнең уңышы җыеп алынды. Уңышлылык һәр гектардан 27,3 ц тәшкил итә.
Районыбызда авыл хуҗалыгы тармагы ветераннары белән хезмәттәшлек итү тәҗрибәсен керттеләр
Сишәмбе көнне мөселманнар төп бәйрәмнәре – Корбан гаетен бәйрәм иттеләр.
Гадәттәгечә, бу көнне таң атканда мәчет халык белән шыгрым тулы иде. Иртәнге намазга 400 гә якын кеше килде. Мәчет каршындагы мәйданда автомобильләрне куяр урын булмады, мәчетнең эченә дә бөтен кеше сыя алмады, мәхәллә кешеләренең бер өлеше иртәнге намазны ишегалдында укыды.
Видеоконференция режимында “Дәүләт телләре турында”гы Татарстан Республикасы законын гамәлгә ашыруга багышланган киңәшмә булып узды. Премьер-министр урынбасары Васил Шәйхразиев муниципаль хакимиятләргә муниципаль сайтта урнаштырылган эчке һәм тышкы визуаль мәгълүматны законга туры китерергә күрсәтмә бирде.
30 августта алексеевскилылар Республика көнен һәм Алексеевск ш.т.б.ның 310 еллыгын бәйрәм итүгә чакырылалар. Бәйрәм район үзәгенең Чиркәү мәйданында узачак.