«Туган авылыма – 800 ел» - бәйрәм шулай дип атала, аңа теләге булган бөтен кеше чакырыла.
2018 елның 6 августында Алексеевск шәһәр җирлеге җитәкчесе А.А. Харитонов, социаль яклау бүлеге начальнигы Е.А.Хәмзина Галиәкбәрова Сания Хатыйп кызын 90 яшьлеге белән котладылар һәм аңа РФ Президенты В.В.Путиннан котлау открыткасы, Алексеевск муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе С.А.Демидовтан бүләк җыелмасы һәм котлау открыткасы тапшырдылар.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе республиканың бөтен халкын Татарстан өчен традицион Корбан гаете белән котлый. Бу якты бәйрәмдә барыгызга да иман ныклыгы, саулык-сәламәтлек, чиста уй-ниятләр, күңел байлыгы, әйләнә-тирәдәгеләргә хөрмәт, мәхәббәт һәм иминлек тели.
Фатир, җир кишәрлеге, гараж яки нинди дә булса башка объект сатып алганда гариза бирүче алдында хокукларны рәсмиләштерү өчен нинди документлар җыярга кирәклеге турындагы мәсьәлә килеп баса. Монда Росреестр порталында “Жизненные ситуации” сервисы булышачак.
Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге, 1 октябрьдән социаль хезмәтләр алуга хокуклары булган федераль льготачылар, ләкин аның акчалата эквивалентын алучылар Пенсия фондының территориаль органнарына яки ПФР сайтында шәхси кабинет аша тиешле гариза белән мөрәҗәгать итә һәм соцпакет алу хокукын кире кайтара алалар. Әлеге гариза киләсе елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керәчәк, дип исегезгә төшерә.
Россия Хөкүмәте “Пенсияләр билгеләү һәм түләү мәсьәләләре буенча Россия Федерациясенең кайбер закон актларына үзгәрешләр кертү турында”гы РФ хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы әзерләгән федераль закон проектын хуплады һәм Дәүләт Думасына тапшырды.
Алексеевск районында авыл хуҗалыгы тармагы ветераннары белән хезмәттәшлек итү тәҗрибәсен керттеләр.
Куйбышев урамындагы дәүләт даруханәсенең алгы ягын капиталь ремонтлау төгәлләнде. Дәүләт даруханәләре челтәренә кешеләрнең ышанычы аңлашыла һәм акланды, чөнки
Начар метеорологик күренешләр: 2018 елның 23 августында төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә төньяк-көнбатыштан урыны белән секундына 16 метрга кадәр тизлектә җил.
2018 елның 20 августында кичке 6 дан 21 августына кичке 6 га кадәр начар метеорологик күренешләр фаразлана.
Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2018 елның 21 августында төнлә һәм көндез урыны белән яшен көтелә, җил көньяк-көнбатыштан секундына 15-20 метрга кадәр тизлектә.