ЯҢАЛЫКЛАР


13
сентябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Шул ук көнне иртәнге 9 нчы яртыда Алексеевск районы хакимиятенең утырышлар залында өченче чакырылыш Алексеевск шәһәр җирлеге Советының 26 нчы утырышы чакырыла.

Олимпиаданың уникаль аналогы, гаять зур спорт мәктәбе, талантлы спортчыларны бергә җыю... Боларның барысы да – Бөтендөнья күчмә халыклар уеннары. Алар Кыргызстан Республикасының Иссык күл яр буйларыннан өченче тапкыр уздылар. Алексеевск көрәшчеләре, тренер Бари Сөләйманов тәрбияләнүчеләре Алексей Абрамов белән Илнар Закиров, бу вакыйгада үзләренең мәгънәле эзләрен калдырып, уеннарның призерлары булдылар.

Алексеевск районы бадминтончылары Татарстан Республикасы чемпионаты  җиңүчеләре  булдылар

20 августтан 9 сентябрьгә кадәр районда “Игътибар: балалар!” профилактик акциясе узды. Балаларга үз-үзләрен куркынычсыз тоту кагыйдәләрен яңартырга  һәм киңәйтергә юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары, педагоглар һәм ЮХИДИ инспекторлары булышты.

22 сентябрьдә бөтен Россия буйлап  “Бөтендөнья автомобильсез көне” экологик акциясе үтәчәк.

15 сентябрьдә чаңгы базасында  районыбыз предприятиеләре һәм оешмалары арасында Х спартакиада кысаларында “Милләтләр кроссы” булачак.

2018 ел Татарстанда рус  әдәбияты классигы Лев Николаевич Толстойга багышланды. Районыбызда бөек язучы   истәлегенә күп кенә иҗади чаралар булып узды.

11 сентябрьдә Алексеевск  аграр колледжы базасында «Экстремизмга –юк!» ункөнлеге кысаларында яшьләр арасында  экстремизмны һәм терроризмны булдырмау буенча II район форумы булып узды. Бу хакта безгә  яшьләр эшләре буенча белгеч һәм ФОРПОСТ оешмасы җитәкчесе Лилия Кашапова җентекләп сөйләде:

Менә инде көз дә җитте, һава торышы салкыннан - җылыга, яңгырдан кояшка яки көчле җилгә кискен үзгәрә. Салкын тию һәм грипп сезоны башлана. Үзеңнең сәламәтлегең турында алдан ук кайгыртырга кирәк. Вакцина ясау - сезонлы авыруларның катлаулануын булдырмауның иң яхшы чарасы. Прививкаларның файдасы турында без “Алексеевск үзәк район хастаханәсе” дәүләт сәламәтлек саклау учреждениесенең баш табибы Илдар Фәхретдинов белән сөйләштек.

 

Татарстан Росреестры шәхси торак һәм бакча өйләрен рәсмиләштерү тәртибен аңлата. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International