4 декабрьдән вакытында түләнмәгән салымнар (милек, транспорт һәм җир өчен) салым бурычына әверелде.
Салым бурычлары суммасын ачыклап, аны түләү өчен квитанцияләр салым инспекциясендә, Россия Федераль салым хезмәте сайтында һәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында гына түгел, ә республиканың һәр район үзәгендә һәм эре торак пунктларда булган КФҮнең теләсә кайсы бүлекчәсендә дә алырга мөмкин.
2018 елның 3 декабрендә гражданнар тарафыннан милек, җир, транспорт салымнарын һәм физик затлар кеременә салым түләү өчен билгеләнгән вакыт тәмамланды.
ЮХИДИ штрафларын вакытында түләргә кирәк.
22 декабрьдә район үзәгенең чаңгы базасында “Чаңгы сезоны ачылу” исемле чаңгы ярышлары булып узды.
Бу вакыйга белән авыл кешеләрен башкарма комитет җитәкчесе Наил Кадыйров котлады.
«Красный восток» авыл мәдәният йортында Алексеевск шәһәр җирлеге депутатларыннан хәйрия акциясе булып узды.
Яңа ел һәм Раштуа халык күңел ачуларын үткәрү сәбәпле район үзәге кешеләренең һәм кунакларының куркынычсызлыгын
тәэмин итү максатында бәйрәм көннәрендә Чиркәү мәйданында транспорт чаралары хәрәкәте түбәндәге тәртиптә чикләнәчәк:
27 декабрьдә Алексеевск районының үзәк чыршысы ачылачак. Бәйрәм гүзәле Чиркәү мәйданына куелган инде, һәм күп тә үтмәс, алексеевскилыларны һәм район кунакларын сөендереп, җем-җем итеп торучы матур утлары белән иллюминацияләр кабыныр. Бу көнне бәйрәм кунакларын атларда һәм “буран”нарда йөрү, Кыш бабайлар һәм Кар Кызлары парады, Яңа ел костюмнары конкурсы, концерт программасы һәм бәйрәм фейервергы көтәчәк, ул кичке 4 тә яңгыраячак.
- ЮХИДИ штрафларын вакытында түләргә кирәк. РФ юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен салынган штрафлар турында мәгълүматны оператив төстә алу өчен электрон почта ярдәмендә шәхси адреска административ хокук бозулар турындагы эшләр буенча карарларны вакытында алу мөмкинлеге гамәлгә ашырылды
2019 елда, эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсияләре 1 гыйнвардан уртача 1000 сумга артачак. Пенсияләрне арттыру ел саен индексацияләү механизмы ярдәмендә узачак.
Татарстан Республикасында әлеге индексация 800 мең эшләмәүче пенсионерга кагылачак. 2019 елда индексациядән соң пенсия коэффициенты бәясе 87,24 сум тәшкил итәчәк, ә билгеләнгән түләү 5 334,19 сум булачак.