- ЮХИДИ штрафларын вакытында түләргә кирәк. РФ юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен салынган штрафлар турында мәгълүматны оператив төстә алу өчен электрон почта ярдәмендә шәхси адреска административ хокук бозулар турындагы эшләр буенча карарларны вакытында алу мөмкинлеге гамәлгә ашырылды. Әлеге хезмәтне тоташтыру өчен теләге булган кешеләр ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ Идарәсенә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итә алалар: . Казан шәһәре, Оренбург тракты, 5 нче йорт, 1 нче кабинет, телефон 8(843)5-333-800. Биредә электрон адресны күрсәтеп һәм мәгълүмат алуга риза булуны раслатып, тиешле үрнәктәге гаризаны тутырырга кирәк. Шулай ук гражданның паспорты һәм транспорт чарасын теркәү турында таныклык күчермәсен китерергә. Әлеге хезмәт турында мәгълүмат һәм гариза бланклары ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе сәхифәсендә Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең gibdd.tatarstan.ru порталында “Машина йөртүчегә ярдәмгә” кушымтасында бар. Шулай ук Алексеевск районының ЮХИДИ бүлегенә дә мөрәҗәгать итәргә була. Адресы: Алексеевск штб., Чистай урамы, 14 нче йорт. Тел. 2-62-68, 2-61-89, 2-60-86.
Яңа хуҗаның да проблемалары килеп чыгарга мөмкин. Транспорт залогта яки обременениедә булса, аны теркәп булмый. Ә бу турыда сатып алучы гадәттә ЮХИДИ бүлекчәсендә генә белә. Мондый хәлләрдән котылу өчен Дәүләт автоинспекциясе транспорт чарасының элеккеге һәм яңа хуҗаларына теркәүне һәм сату-алуны бергәләп башкарырга чакыра.
Административ хокук бозулар өчен штрафларны банк терминалларында түләргә мөмкин, - дип сөйләде ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Илфат Җаббаров.