27 декабрьдә Алексеевск районының үзәк чыршысы ачылачак. Бәйрәм гүзәле Чиркәү мәйданына куелган инде, һәм күп тә үтмәс, алексеевскилыларны һәм район кунакларын сөендереп, җем-җем итеп торучы матур утлары белән иллюминацияләр кабыныр. Бу көнне бәйрәм кунакларын атларда һәм “буран”нарда йөрү, Кыш бабайлар һәм Кар Кызлары парады, Яңа ел костюмнары конкурсы, концерт программасы һәм бәйрәм фейервергы көтәчәк, ул кичке 4 тә яңгыраячак.
Шулай ук быел 31 декабрьдә балалар сәнгать мәктәбендә (гаиләлеләр өчен) һәм “Красный восток” авыл мәдәният йортында (яшьләр өчен) узачак бал-маскарадлар район үзәгенең Чиркәү мәйданында күңел ачулар белән дәвам итәчәк. Ачык һавада бәйрәм төнге 1 нче яртыда (1 гыйнварда), ягъни төн уртасыннан соң ук башланачак, якыннарыбызны бәйрәм өстәле янында котлаганнан соң барыбыз бергәләп үзәк чыршыга ашыгачакбыз Анда бәйрәм кунакларын мәдәният хезмәткәрләре концерт программасы белән каршылаячаклар. Төнге 1 дә Яңа ел салюты яңгыраячак! Халык күңел ачулары иртәнге 3 кә кадәр дәвам итәчәк.
«Әйдә, бәйрәмгә, Алексеевск!» халык күңел ачулары афишасы:
Быел Яңа елны каршылау бал-маскарад белән генә бетмәячәк, ә Чиркәү мәйданында 2019 елда да дәвам итәчәк!
Нәрсә? Үзәк чыршыны ачу.
Кайда? Чиркәү мәйданында.
Кайчан? 27 декабрьдә көндезге 3 нче яртыда.
Нәрсә? Биләрдә үзәк чыршыны ачу.
Кайда? Биләрдә.
Кайчан? 27 декабрьдә көндезге 2 дә.
Нәрсә? “Яшьләр һәм яшүсмерләр өчен бәйрәм чарасы”.
Кайда? ДОСААФ бинасы янындагы мәйданда.
Кайчан? 28 декабрьдә иртәнге 10 да.
Нәрсә? Нәниләр өчен Яңа ел.
Кайда? “Бал корты” балалар бакчасы янындагы мәйданда.
Кайчан? 29 декабрьдә иртәнге 10 да.
Нәрсә? Бал-маскарад.
Кайда? Балалар сәнгать мәктәбендә.
«Красный восток» авыл мәдәният йортында.
Кайчан? 31 декабрьдә кичке 9 дан 11 гә кадәр.
Нәрсә? Яңа ел тамашасы.
Кайда? Алексеевск штб.ның Чиркәү мәйданында.
Кайчан? 1 гыйнварда төнге 1 дән 3 кә кадәр.
Балалар өчен Яңа ел күңел ачулары афишасы:
Нәрсә? Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән спорт бәйгеләре.
Кайда? Алексеевск штб.ның Чиркәү мәйданында.
Кайчан? 2 гыйнварда көндезге 11 дән 1 гә кадәр.
Нәрсә? Балалар өчен Яңа ел тамашасы.
Кайда? Алексеевск штб.ның Чиркәү мәйданында.
Кайчан? 3 гыйнварда көндезге 11 дән 1 гә кадәр.
Нәрсә? “Чыршы тирәли әйлән-бәйлән” Яңа ел тамашасы.
Кайда? Алексеевск штб.ның Чиркәү мәйданында.
Кайчан? 4 гыйнварда көндезге 11 дән 1 гә кадәр.
Нәрсә? Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән спорт бәйгеләре.
Кайда? Алексеевск штб.ның Чиркәү мәйданында.
Кайчан? 5 гыйнварда көндезге 11 дән 1 гә кадәр.
Нәрсә? Балалар өчен Яңа ел тамашасы
Кайда? Алексеевск штб.ның Чиркәү мәйданында.
Кайчан? 6 гыйнварда көндезге 11 дән 1 гә кадәр.
Нәрсә? Раштуа бәйрәме.
Кайда? Алексеевск штб.ның Чиркәү мәйданында.
Кайчан? 7 гыйнварда көндезге 11 дән кичке 4 кә кадәр.