«Красный восток» авыл мәдәният йортында Алексеевск шәһәр җирлеге депутатларыннан хәйрия акциясе булып узды. Мәдәният йортында аз тәэмин ителгән гаилә балалары җыелды. Шау-шулы әйлән-бәйлән уеныннан соң Кыш бабай һәм Кар кызы бала-чагага берәр капчык татлы бүләкләр тапшырдылар. Балалар шатлыгының чиге булмады.