22 декабрьдә район үзәгенең чаңгы базасында “Чаңгы сезоны ачылу” исемле чаңгы ярышлары булып узды.
Чаңгычылар теркәлеп, ярышларның тантаналы төстә ачылышына юл алдылар.
Башкарма комитет җитәкчесе Наил Кадыйров спортчыларны трибунадан сәламләде. Ул спортчыларга һәм спортны яратучыларга рух һәм тән ныклыгы теләде. Ике йөздән артык ярышта катнашучыны Кыш Бабай белән Кар Кызы сәламләде. Әкият геройлары бөтен кешене якынлашып килүче Яңа ел белән котладылар, тамашачыларга иҗат номерлары һәм күңелле хис-тойгылар теләделәр.
Тантаналы ачылыштан соң беренчеләрдән булып өлкәннәр старт алды: ир-егетләргә - биш, хатын-кызларга өч чакрым араны узарга кирәк иде. Яшь чаңгычылар өчен дистанциянең озынлыгы ике чакрым тәшкил итте.
Менә үзләренең яшь категорияләрендә финиш сызыгын беренчеләрдән булып үтеп чыккан спортчыларның исемнәре: Гыйсмәтуллин Айрат; Якимова Анастасия; Вечканов Даниил; Баранова Марина; Иванов Андрей; Асекретова Татьяна; Увакин Герман; Егорова Софья; Никашов Алексей; Солдатов Леонид; Абасев Андрей; Устинов Евгений; Шевцова Регина.
Менә үзләренең яшь категорияләрендә финиш сызыгын беренчеләрдән булып үтеп чыккан спортчыларның исемнәре: Фионина Ирина; Комиссарова Галина; Крылова Анна Ивановна.
Дистанцияләр тәмамланганнан соң катнашучылар барысы да өчпочмаклар белән кайнар чәй эчтеләр, алар белән ярышны оештыручылар сыйлады. Шулай ук финишта һәр катнашучыны татлы приз көтә иде. Призерлар грамоталар һәм акчаата призлар белән бүләкләнделәр.
Барлык катнашучыларны котлыйбыз!