Штрафларны вакытында түләргә кирәк

2018 елның 21 декабре, җомга

- ЮХИДИ штрафларын вакытында түләргә кирәк. РФ юл хәрәкәте  кагыйдәләрен бозган өчен  салынган штрафлар турында мәгълүматны оператив төстә алу өчен электрон почта ярдәмендә шәхси адреска административ хокук бозулар турындагы эшләр буенча  карарларны вакытында алу мөмкинлеге гамәлгә ашырылды. Әлеге хезмәтне тоташтыру өчен теләге булган кешеләр ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ  Идарәсенә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итә алалар: . Казан шәһәре, Оренбург тракты, 5 нче йорт, 1 нче  кабинет, телефон 8(843)5-333-800. Биредә электрон адресны күрсәтеп һәм мәгълүмат алуга риза булуны раслатып, тиешле үрнәктәге гаризаны тутырырга кирәк. Шулай ук гражданның паспорты һәм транспорт чарасын теркәү турында таныклык күчермәсен китерергә. Әлеге хезмәт турында  мәгълүмат һәм гариза бланклары ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе сәхифәсендә  Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең  gibdd.tatarstan.ru порталында “Машина йөртүчегә ярдәмгә” кушымтасында бар. Шулай ук  Алексеевск районының ЮХИДИ бүлегенә дә мөрәҗәгать итәргә була. Адресы:  Алексеевск штб.,  Чистай урамы, 14 нче йорт. Тел. 2-62-68, 2-61-89, 2-60-86.

 Еш кына  закон бозулар  транспорт хуҗасы файдалануында булмаган транспорт чараларында эшләнә.  Мисаллар:  транспорт чарасына хуҗаның туганнары идарә итә; автомобильне чит кешеләр арендалый.

Юл хәрәкәте өлкәсендә административ хокук бозулар өчен РФ Җинаятьләр кодексының  2.6.1 маддәсе нигезендә аларны  автоматик режимда  эшләүче махсус техник чаралар теркәгән очракта административ җаваплылыкка транспорт чаралары хуҗалары тартыла.

Кайбер  транспорт чаралары хуҗалары автоматик режимда ачыкланган юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен административ җәза турында, аларга билгеле булмауга сылтап, җаваплылыктан качарга тырышалар.

  Машина хуҗаларына Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсенә мөрәҗәгать иткәндә аларга карата чыгарылган административ штрафлар турында  (мәсәлән, юл-транспорт һәлакәтләрен рәсмиләштергәндә,   техник чараларны  теркәгәндә һ.б. яки  юл-патруль хезмәте  хезмәткәрләре белән  аралашканда) өстәмә рәвештә хәбәр ителә. Андый штрафларны түләмәгән өчен  тәртип  бозучылар РФ  Административ хокук бозулар турындагы кодексның 20.25 нче маддәсе һәм 1 бүлеге нигезендә җаваплылыкка тартылалар.

Юл йөрү кагыйдәсен бозу факты рульдә башка кеше утырганда теркәлгәнен исбатлаган очракта, транспорт хуҗасы җаваплылыктан азат ителә.

Җаваплылыктан азат ителү өчен түбәндәге документлар кирәк:

- хокук бозу вакытында автомобиль белән идарә иткән йөртүченең машина йөртү таныклыгының һәм паспортының, ОСАГО полисының күчермәләре;

- йөртүченең әлеге очракта үзенең гаепле икәнен һәм штрафны түләячәген раслаучы аңлатмасы.

Әлеге мәгълүматларны Дәүләт автоинспекциясе сайты аша ТР буенча ЮХИДИ идарәсенә электрон почтадан яки Татарстан Республикасы Хөкүмәте интернет-кабул итүенә (дәүләт хезмәтләре порталы аша) юлларга, шулай ук ТР буенча ЮХИДИ идарәсенә барып тапшырырга мөмкин. Сораулар булганда (843) 5-333-800 телефонын җыеп, Колл-үзәккә чыгарга була.

Шулай ук транспорт чарасының элеккеге хуҗаларын административ җаваплылыкка тарту очраклары да бар. 2013 елдан Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәләрендә транспорт чарасын исәпкә кую тәртибе үзгәрде, шуның белән бәйле рәвештә кайбер очракларда намуссыз сатып алучылар яки сатучылар аркасында кыенлыклар туа. Яңа хуҗа транспорт чарасын исәпкә кую тәртибен дөрес башкармаса, салымны, штрафларны вакытында түләмәсә, җаваплылык элеккеге хуҗа өстенә төшә. Моннан котылу өчен элеккеге хуҗага сату-алу килешүенең күчермәсен, транспорт чарасын бирү турындагы актны һәм яңа хуҗаның яшәү адресын һәм паспорт мәгълүматларын хәбәр итәргә кирәк.

Яңа хуҗаның да проблемалары килеп чыгарга мөмкин. Транспорт залогта яки обременениедә булса, аны теркәп булмый. Ә бу турыда сатып алучы гадәттә ЮХИДИ бүлекчәсендә генә белә. Мондый хәлләрдән котылу өчен Дәүләт автоинспекциясе транспорт чарасының элеккеге һәм яңа хуҗаларына теркәүне һәм сату-алуны бергәләп башкарырга чакыра.

Административ хокук бозулар өчен штрафларны банк  терминалларында түләргә мөмкин, - дип сөйләде  ЮХИДИ  бүлеге җитәкчесе Илфат Җаббаров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International