Алексеевск районының Ромодан авылында балалар бакчасын мәктәп бинасына күчерделәр

2018 елның 24 декабре, дүшәмбе

Бу вакыйга белән авыл кешеләрен башкарма комитет җитәкчесе Наил Кадыйров котлады. Ул «МСО – ТАПС» төзүчеләрен – ремонт эшләре өчен тәбрикләде, алар аркасында авылның нәни кешеләре һәр көнне  җылы һәм уңайлы шартларда булачаклар. Шулай ук башкарма комитет җитәкчесе мәктәп директоры  Елена  Баршиска уенчыклар сатып алуга сертификат та  тапшырды. Ромодан авыл  җирлеге башлыгы Ирина  Чекалина балалар бакчасы  коллективына  өй туена үтүк тә бүләк итте.

 Мәктәп директоры  район җитәкчелегенә һәм төзүчеләргә  балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең вакытларын заманча  ремонтланган бинада уздырачаклары өчен  рәхмәт әйтте. Аерым рәхмәт сүзләре  балалар бакчасы коллективына  хәйрия ярдәме күрсәткән «Алексеевскдорстрой» һәм «КШ-Агро»  җитәкчеләренә  әйтелде. Елена Баршис шулай ук ремонт вакытында булышкан ата-аналарга да рәхмәт әйтте. Ул Вәлиуллиннар, Фәттаховлар, Кудряшовлар гаиләләренә  Рәхмәт хатлары тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International