2019 елда эшләмәүче пенсионерларга иминият пенсияләрен индексацияләү

2018 елның 21 декабре, җомга

2019 елда, эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсияләре 1 гыйнвардан уртача 1000 сумга артачак. Пенсияләрне арттыру ел саен индексацияләү механизмы ярдәмендә узачак.

 Татарстан Республикасында әлеге индексация 800 мең эшләмәүче пенсионерга кагылачак. 2019 елда индексациядән соң пенсия коэффициенты бәясе 87,24 сум тәшкил итәчәк, ә билгеләнгән түләү 5 334,19 сум булачак.

 Пенсия күләме һәр алучыга аерым артачак. Әйтик, 2018 елда гражданин 15000 сум күләмендә пенсия алган булса, аны индексацияләү суммасы якынча 1000 сум тәшкил итәчәк, әгәр гражданин 10000 сум алган булса, аны якынча 700 сум күләмендә арттыру көтә.

 Шуны да искәртик: эшләүче пенсионерларга пенсия индексациясен яңарту һәм аны тулысынча эштән азат ителгәннән соң тулы күләмдә түләү, «югалган» индексацияләрне исәпкә алып, киләсе айдан, эш яки башка эшчәнлек туктатылганнан соң, бер айдан соң килеп җитә.

 Россия Пенсия  Фондының кайнар линиясе :  8 800 302 2 302

ТР буенча Россия Пенсия  Фонды бүлекчәсенең контакт-үзәге 8(843)279-27-27.

 Telegramда онлайн консультация в +7 (927)419-27-27.

Интернет-сайтлар  www.pfrf.ru, www.pfrrt.ru

www.vk.com/pfr_rt,

www . facebook . com / pfrrt ,

www . twitter . com / PFR _ TATARSTAN

telegram . me / opfr _ rt

ТР буенча Россия Пенсия  Фонды бүлекчәсенең матбугат хезмәте 843)279-25-13, 279-25-11, pressa . pfr @ gmail . com

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International