ЯҢАЛЫКЛАР


30
май, 2019 ел
пәнҗешәмбе

 

Тупланма пенсия гомерлеккә билгеләнә һәм ай саен түләнә, ул  ир-атлар – 60, хатын-кызлар 55 яшькә җиткәч, “Иминият пенсияләре турында”гы (иминият стажы һәм шәхси пенсия коэффициентының билгеләнгән зурлыгы кирәк) 28 декабрь, 2013  ел, 400-ФЗ  санлы Федераль законда билгеләнгән гомуми нигезләрдә картлык буенча иминият пенсиясен билгеләү өчен шартларны үтәгәндә билгеләнергә мөмкин.


29
май, 2019 ел
чәршәмбе

 

 

2016  елдан   эшләүче пенсионерлар  иминият пенсиясен һәм планлаштырылган индексацияләрне исәпкә алмыйча аңа фиксирланган  түләүне алалар.


28
май, 2019 ел
сишәмбе

Районыбызга бөек галим Александр  Бутлеровның  туганнары килде

Кыр Шунталысында хәйрия ифтары үткәрделәр

 

Коры һәм эссе һава урнашу уңаеннан үлән һәм чүп-чар яну очраклары ешайды. 

  2019 елдан Россиядә картлык һәм дәүләт тәэминаты буенча иминият пенсиясен алу хокукы бирә торган гомум билгеләнгән яшьне этаплап арттыру башлана.


27
май, 2019 ел
дүшәмбе
28 май көнне иртәнге 8 дән көндезге 12 гә кадәр Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җир законнарын бозу мәсьәләләре буенча «Бердәм кайнар линия көне» үткәрә. Казан халкының сорауларына 8(843)255-25-71 телефоны буенча дәүләт җир күзәтчелеге, геодезия һәм картография бүлеге начальнигы Илнур Галиев җавап бирәчәк. Татарстан Республикасының башка шәһәрләре һәм районнары халкы өчен телефоннар идарәнең rosreestr.tatarstan.ru рәсми сайтында "Гражданнар мөрәҗәгате – кайнар линияләр" бүлегендә урнаштырылган. Шалтыратыгыз һәм сораулар бирегез.
Фейерверк, башкала артистлары һәм Кама ярлары буенда сәламләү: Алексеевскида шаулап-гөрләп талантлы яшьләр фестивале булып узды. Соңгы кыңгырауның традицион май ае линейкалары һәр укучы озак көтеп алган көннең башы гына булды. Район мәктәпләрендә соңгы кыңгырау бәйрәмнәрендә укучыларны директорлар һәм укытучылар, ата-аналар һәм оешма җитәкчеләре котлады. Ә менә бәйрәм үзе “Юл төзүчеләр” паркында дәвам итте. Сәхнәгә алкышлар кабул итү һәм медальләр алу өчен 500 дән артык Алексеевск укучысы күтәрелде – бүген укуда, спортта, иҗатта югары нәтиҗәләргә ирешкән егетләр һәм кызларны шулай хөрмәтләделәр. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны да котладылар. Район башлыгы Сергей Демидов укучыларны уку елы тәмамлану һәм югары казанышлары белән котлады: - Талантларыгыз өчен рәхмәт сезгә. Сез хезмәт сөючәнлек һәм уңышка ирешү үрнәге булып торасыз. Мәктәпне тәмамлаучыларга имтиханнарын уңышлы тапшыруларын телим. Лаеклы белем алыгыз һәм үзегезнең кече ватаныгызга – Алексеевск районына кайтыгыз. Киләчәк – сезнең кулларда! Бүләкләү тантанасына артистлар: скрипачлар, барабанчылар, спортчы-фристайлерлар, “Большой куш” төркеме, шулай ук Алексеевск йолдызчыклары – “Элита” коллективы ямь өстәде. Фестиваль кунаклары һәм катнашучылары, мәктәп укучылары һәм “кичәге” мәктәпне тәмамлаучылар, уку елының тәмамлануына, кояшлы, матур көнгә һәм искиткеч концертка шатланып, артистларны алкышларга күмделәр. Егетләр һәм кызлар безнең белән тәэсирләрен уртаклаштылар: - Бүген без мәктәп белән хушлашабыз, алда – имтиханнар. Ләкин бүген бу хакта кайгырасы килми, - ди мәктәпне тәмамлаучы Алена, - бүген – бәйрәм! Безгә шундый бәйрәм бүләк иткән бөтен кешегә рәхмәт! Бу онытылмаслык вакыйга.
Рэп, мотоцикллар һәм бантлар: Алексеевскида соңгы кыңгыраулар чыңлады. Район үзәгенең икенче мәктәбен тәмамлаучыларның бүгенге көне нәтиҗәле яңгыраш табуы белән истә калыр. Егетләр һәм кызлар линейкага һич тә искермәс вальс авазлары астында түгел, ә мотоцикллар гүләве астында чыктылар. Байкерлар кичәге унберенче сыйныфларны турыдан-туры мәктәп капкасы төбенә кадәр китерделәр. Сыйныфташларының дулкынландыргыч алкышлары астында егетләр мәктәп ишегалдын әйләнеп узып, бәйрәм линейкасында үз урыннарын алдылар. Бәйрәмнең мәртәбәле кунаклары, әти-әниләр, мәктәп педагоглары һәм аның директоры Людмила Липлянинаның күңелне кузгаткыч сүзләре яңгырады. - Мактаулы вазыйфа - соңгы кыңгырауны чыңлату бәхете Ринат Гыйләҗев белән Дарья Шишовага тәтеде. Бүген мәктәпнең барлык укучылары өчен дә бәйрәм. Алда бит каникуллар. Ләкин иртәгә инде 9 нчы һәм 11 нче сыйныфны тәмамлаучылар, имтиханнар тапшыру өчен, кулларына яңадан дәреслекләр алачаклар. Хәерле юл сезгә, балалар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International