Авыл кешесе Фәнис Гатин изге Рамазан аенда ифтар мәҗлесе үткәрде. Атнакич, 23 майда, Ислам кануннары таләп иткәнчә, кояш баеганда Коръән тыңлау һәм авыз ачу өчен авыл кешеләре Кыр Шунталысы мәчетенә җыелды. Рөстәм хәзрәт Коръән укыды. Хәзрәт, мәхәллә кешеләренә мөрәҗәгать итеп, бәйрәмнең әһәмияте һәм Рамазан аенда изге эшләр кылырга кирәклеге турында искә төшерде. Рөстәм хәзрәт Ифтар ашы уздыручы Фәнис Гатинга рәхмәт әйтте. Фәнис Хәмзә улы, үз чиратында, авылдашларына исәнлек-саулык һәм имин тормыш теләде.
***
Алексеевскилылар республика ифтарында булдылар
Алексеевск районының мөселманнар җәмгыяте делегациясе Казан-аренада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган республика ифтарында катнашты. Юлга чыгар алдыннан аларга башкарма комитет җитәкчесе Наил Кадыйров һәм аның урынбасары Николай Чурин хәерле юл теләп калдылар.
Республика ифтары бөтен Татарстаннан 15 меңнән артык диндарны, шулай ук республика кунакларын җыйды. Истәлекле чарага Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР президентының аппарат җитәкчесе Әсгат Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин, Казан епархиясе протоиерее Владимир Самойленко, шулай ук республика муниципалитетлары вәкилләре килде һәм бөтен кеше белән бергә намаз укыды.