Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Алексеевск муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих битләреннән
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Районның картасы
Символикасы
Алексеевск Якташлыгы
Күренекле якташлар
Район тормышы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Муниципаль хезмәт
Ришвәтчелеккә каршы көрәш
Кулланучыларның хокукларын яклау
Кәгазь
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
Башкарма комитет Җитәкчесе карарлары һәм боерыклары
Решения Совета Алексеевского муниципального района
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Гариза үрнәкләрен күчереп алырга
ГРАЖДАННАРНЫ КАБУЛ ИТҮ ГРАФИГЫ
Интернет- кабул итү бүлмәсе
НОРМАТИВ-ХОКУКЫЙ БАЗА
ЕШ БИРЕЛӘ ТОРГАН СОРАУЛАР
Элемтә өчен мәгълүмат
ЭЛЕМТӘ ӨЧЕН МӘГЪЛҮМАТ
ЫШАНЫЧ ҺӘМ КАЙНАР ЛИНИЯ ТЕЛЕФОННАРЫ
Поддержка сайта
Муниципаль районнар
Алексеевск муниципаль районы
Алексеевскида талантлы яшьләр фестивале булып узды
2019 елның 27 мае, дүшәмбе
Фейерверк, башкала артистлары һәм Кама ярлары буенда сәламләү: Алексеевскида шаулап-гөрләп талантлы яшьләр фестивале булып узды. Соңгы кыңгырауның традицион май ае линейкалары һәр укучы озак көтеп алган көннең башы гына булды. Район мәктәпләрендә соңгы кыңгырау бәйрәмнәрендә укучыларны директорлар һәм укытучылар, ата-аналар һәм оешма җитәкчеләре котлады. Ә менә бәйрәм үзе “Юл төзүчеләр” паркында дәвам итте. Сәхнәгә алкышлар кабул итү һәм медальләр алу өчен 500 дән артык Алексеевск укучысы күтәрелде – бүген укуда, спортта, иҗатта югары нәтиҗәләргә ирешкән егетләр һәм кызларны шулай хөрмәтләделәр. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны да котладылар. Район башлыгы Сергей Демидов укучыларны уку елы тәмамлану һәм югары казанышлары белән котлады: - Талантларыгыз өчен рәхмәт сезгә. Сез хезмәт сөючәнлек һәм уңышка ирешү үрнәге булып торасыз. Мәктәпне тәмамлаучыларга имтиханнарын уңышлы тапшыруларын телим. Лаеклы белем алыгыз һәм үзегезнең кече ватаныгызга – Алексеевск районына кайтыгыз. Киләчәк – сезнең кулларда! Бүләкләү тантанасына артистлар: скрипачлар, барабанчылар, спортчы-фристайлерлар, “Большой куш” төркеме, шулай ук Алексеевск йолдызчыклары – “Элита” коллективы ямь өстәде. Фестиваль кунаклары һәм катнашучылары, мәктәп укучылары һәм “кичәге” мәктәпне тәмамлаучылар, уку елының тәмамлануына, кояшлы, матур көнгә һәм искиткеч концертка шатланып, артистларны алкышларга күмделәр. Егетләр һәм кызлар безнең белән тәэсирләрен уртаклаштылар: - Бүген без мәктәп белән хушлашабыз, алда – имтиханнар. Ләкин бүген бу хакта кайгырасы килми, - ди мәктәпне тәмамлаучы Алена, - бүген – бәйрәм! Безгә шундый бәйрәм бүләк иткән бөтен кешегә рәхмәт! Бу онытылмаслык вакыйга.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
май, 2026 ел
Алексеевскида 19 майга һава торышы
2026 елның 16 маеннан 22 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә аномаль эссе һава торышы көтелә, уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 9-11˚ка югары, бу чорда максималь һава температурасы +26 дан +33 кә кадәр булачак.
17
май, 2026 ел
Биләр музей-тыюлыгында «Музейлар төне»акциясе узды
Биләр музей-тыюлыгында «Музейлар төне» Бөтенроссия акциясе кысаларында «БУТЛЕРОВ- АРБУЗОВ: гениальлек химиясе» дигән чара узды.
17 майга һава торышы фаразы
Алмашынучан болытлы һава. Явым - төшемсез.
16
май, 2026 ел
Алексеевскида «Алексеевские перезвоны»XXIV чаң чыңы фестивале узды
Җәмигъ мәйданында Татарстаннан, Россиянең төрле төбәкләреннән һәм Беларусь Республикасыннан чаң кагучылар җыелды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз