- Очрашу 21 майда А.Е. Арбузовның музей-йортында булды, - дип сөйләп китте Биләр музей-тыюлыгы хезмәткәре Миләүшә Хөснетдинова. – Безгә ерак Парагвайдан Бутлеровның туганнары килде. Тормышта төрле кызыклы хәлләр була, ә кайчак авырлыклар да күрергә туры килә. Бөек химикның туганнарының язмышы да шулай килеп чыга. Аның оныгы Георгий патша армиясендә хәрби офицер була. Беренче Бөтендөнья, ә аннары гражданнар сугышы фронтларында сугыша. Георгий хатыны һәм нәни кызы белән Төркиягә китә. Аннан алар - Марсельгә, 1928 елда Аргентинага һәм, ниһаять, Парагвайга күчәләр. Ул чакта аңа 27 яшь була. Чит-ят җирләрдә хатынын югалта, Парагвай кызына өйләнә. Язмыш кушуы буенча ул әлеге илнең төп героена әйләнә – Парагвай хәрбиләренә Боливия белән сугышларда үзләренең бәйсезлекләрен яклап калырга булыша. Улы Виктор да хәрби булып китә. Викторның улы Виктор Луис инженерлыкка укый. Менә ул безгә Россиягә хатыны һәм кыз туганы Ольга белән килгән.
Без аның белән тәрҗемәче аша аралаштык, чөнки алар рус телен белмиләр, испанча сөйләшәләр. Инглиз телен беләләр. Алар Арбузовның музей-йортына һәм элеккеге утарлары Бутлеровкага бардылар, Бутлеров каберендә булдылар. Анда умарталыкны карадылар. Авылдан бернәрсә дә калмаган, ләкин сирень куаклары буенча Бутлеровка утарының чикләрен билгели алдылар.
Аннары кунаклар Изге чишмәгә бардылар, салкын чишмә суы белән юындылар, риваятьләрне тыңладылар.
Кунакларыбыз күргән һәм ишеткән нәрсәләреннән таң калдылар. Россиядәге туганнары белән аралаштылар, алар Парагвайдан туганнары кайтуын белеп, шулай ук Биләргә килделәр. Виктор Бутлеров безнең илдә бер тапкыр да булмаган, озак вакытлар буена биредә атаклы галимнең нәсел-нәсәбе яшәвен белмәгән һәм менә быел хыялын тормышка ашырды. Виктор Викторович сүзләренә караганда, Парагвайда бүгенге көндә А.М.Бутлеровның 25 туганы яши һәм алар һәр елны бергә җыелып, аралашалар икән. Алар өчен Россиягә кагылышлы бөтен нәрсә кадерле, гәрчә аларның берсе дә биредә тумаса да – ата-бабалары Ватанының хисе алар өчен изге.