Коры һәм эссе һава урнашу уңаеннан үлән һәм чүп-чар яну очраклары ешайды. Мәсәлән, янгын куркынычы чоры башланганнан бирле коры үләннәрне һәм чүп-чарларны сүндерүгә Алексеевск ш.т.б.ның янгын каравылы подразделениеләре 38 тапкыр барды. Янгын чыгуның төп сәбәбе булып элеккечә үк кеше факторы кала. Андый янып китүләрне сүндерүнең зур матди чыгымнар һәм вакыт таләп итүен аеруча да исәпкә алырга кирәк, бу янгын каравылы подразделениеләренең кеше гомеренә, гражданнарның сәламәтлегенә, шулай ук аларның милкенә куркыныч тудыручы чын янгыннарны сүндерүгә вакытында килеп җитә алмауларына китерә. Быел ике янгын чыкты, аның сәбәбе - үләннәрне һәм чүп-чарны яндырганда утның таралуы, нәтиҗәдә 2 өй, 5 каралты-корылма янып көл булды.
Алексееск һәм Балык Бистәсе районнары буенча районара янгын күзәтчелеге бүлеге районның бөтен кешесенә мөрәҗәгать итә: үләннәрне, чүп-чарны яндырмагыз, балаларга контрольне көчәйтегез, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозмагыз, ут белән сак булыгыз! Гомерегез һәм иминлегегез, шулай ук башка кешеләрнең гомерләре һәм иминлеге сезгә бәйле!
Россия Федерациясе территориясендә билгеләнгән ачык уттан файдалану тәртибен исегезгә төшерәбез:
- Ачык уттан түбәндәге таләпләрне үтәгәндә махсус җиһазланган урыннардан файдаланыгыз.
а) ачык уттан файдалану урыны кимендә 300 сантиметр тирәнлектә һәм 1 метрдан артык булмаган диаметрда яки мәйданчыкта эшләнгән, өстенә тыгыз итеп тимер сыешлык (мәсәлән, мичкә, бак, мангал) яки янмый торган материалдан ясалган, ялкын таралу мөмкинлеге булмаган котлаван (чокыр һ.б.) рәвешендә ясалган булырга тиеш;
б) ачык уттан файдалану урыны якындагы объекттан (биналар, корылмалар, каралты-кура, ачык складлар, печән өемнәре) кимендә – 50 метр, ылыслы урманнар яки аерым үсүче яшь агачлардан – 100 метр, яфраклы агачлар урманыннан яки аерым үсүче яфраклы агачлар төркеменнән 30 метр ераклыкта урнашырга тиеш;
в) ачык уттан файдалану урыны тирәсендәге территория корыган агачлардан, коры үләннән, чыбык-чабыктан, агачны кисүдән калган калдыклардан һ.б. яна торган материаллардан 10 метр радиуста чистартылган һәм янгынга каршы сөреп чыгылган полосадан кимендә 0,4 метр аерылган булырга тиеш;
г) ачык уттан файдаланучы кешеләр янгынны бетерү өчен беренчел янгын сүндерү чаралары, шулай ук янгын каравылы подразделениеләрен чакыру өчен мобиль элемтә чаралары белән тәэмин ителәләр.
- Ачык утны тимер сыешлыкта яки башка янмый торган, ялкынның таралуын һәм яна торган материалларның яну учагыннан читкә эләгүен булдырмый торган материаллардан файдаланганда әлеге Тәртипнең 2 нче пунктындагы “б” һәм “в” пунктчасында каралган минималь рөхсәт ителә торган ара ике тапкыр киметелергә мөмкин. Шуның белән бергә янгынга каршы сөреп чыгыла торган полосалар таләп ителми.
- Яну процессын вакытында чикләп алу максатында чүп-чар яндыру өчен билгеләнгән сыешлык тимер капкач белән ябылырга, аның зурлыгы күрсәтелгән сыешлыкның өстен тулысынча ябарга тиеш.
- Ачык уттан файдаланганда һәм махсус янмый торган сыешлыкларда (мәсәлән, мангаллар, кыздыру табалары) ризык әзерләү өчен учаклар кабызганда авыл хуҗалыгы җирләренә керүче бакчачылык җир кишәрлекләрендә яну чыганагыннан биналарга, корылмаларга һәм башка каралты-кураларга кадәрге араны - биш метрга кадәр, ә сыешлык тирәсен яна торган материаллардан чистарту зонасын 2 метрга кадәр киметергә юл куела.
- Коры үләннәрне, камылны, камыл калдыкларын һәм башка янучы калдыкларны юк итү эшләрен башкарган, ачык уттан файдаланып, массакүләм чаралар оештырган очракларда, яну учагы диаметрын 3 метрга кадәр арттырырга юл куела. Шуның белән бергә яну чыганагы тирәсендә минималь рөхсәт ителә торган чистарту зонасы радиусын корыган агачлардан, коры үләннән, чыбык-чабыктан, агачларны кискәннән соң калган калдыклардан, башка яна торган материаллардан әлеге Тәртипнең кушымтасы нигезендә билгеләргә кирәк.
- Ачык уттан файдалануның бөтен чоры дәвамында пыскып тору процессы туктаганчыга кадәр янгын башланган зонадан читтә януның (пыскып торуның) таралмавына контроль гамәлгә ашырылырга тиеш.
Ачык уттан файдалану тыела:
- торфлы җирләрдә;
- тиешле территориядә аерым янгынга каршы режим урнаштырылганда;
- начар яки кешеләр гомере өчен көчле җил белән бәйләнгән куркыныч метеорологик күренешләр турында мәгълүмат килгәндә;
- ылыслы агачлар ябалдашлары астында;
- җилнең тизлеге секундына биш метрдан артып киткәндә, әгәр ачык ут тимер сыешлыксыз яки башка янмый торган материалдан ясалган, ялкынның таралуын һәм яна торган материалларның яну чыганагыннан читкә эләгүен булдырмаучы сыешлыктан файдаланылса;
- җилнең тизлеге секундына ун метрдан артып киткәндә.
Ачык уттан файдалану процессында тыела:
- яна һәм тиз кабынып китә торган сыеклыкларны (кабызып җибәрү өчен файдаланыла торган сыеклыктан кала), шартлагыч матдәләрне һәм материалларны, шулай ук янганда агулы һәм югары агулы матдәләрне бүлеп чыгаручы әйберләрне һәм материалларны яндыру;
- янгын чыккан урынны тулысынча янып беткәнче (пыскып торганчы) караучысыз калдырмау;
- тиз кабынып китүче һәм янучы сыеклыкларны, шулай ук яна торган материалларны яну чыганагыннан якында урнаштыру.
11. Ачык уттан файдаланганнан соң янгын чыккан урынны җир (ком) белән күмеп куярга яки тулысына янып беткәнчегә кадәр күп итеп су сибәргә кирәк.