ЯҢАЛЫКЛАР


27
май, 2019 ел
дүшәмбе
Начар метеорологик күренешләр: 2019 елның 27 маенда төнлә, көндез һәм кич белән Татарстан Республикасы территориясендә яшен, көчле яңгыр һәм көньяк-көнбатыштан секундына 15-20 метрга кадәр (Казанда 17 метрга кадәр) көчле җил. Татарстан Республикасы буенча Алмашынучан болытлы һава Күпчелек районнарда яңгыр, урыны белән коеп явучы яңгыр, урыны белән яшен. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан 7-12 метр, урыны белән көчәйгәндә 15-20 метрга кадәр тизлектә. Төнлә һаваның минималь температурасы - +9..+14º. Көндез һаваның максималь температурасы - +18..+23º.

24
май, 2019 ел
җомга
Кыркүл рухание гаиләсе яшел тәмләткечләр үстерү өчен экобокс иясе булды. Атакай иерей Семен Махортов һәм анакай Регина Татарстан Республикасы аграр яшьләр берләшмәсе үткәргән «Булыша-булыша үстерәбез» республика конкурсында җиңеп чыктылар. 21 майда аграр яшьләр берләшмәсе төркеме Кыркүлгә килеп , ел әйләнәсе яшел тәмләткечләр үстерү җайланмасы тапшырды. Ел дәвамында Махортовлар гаиләсе әлеге җайланмадан файдалана алачак , аның ярдәмендә өй шартларында экологик чиста продукция: салат, укроп, петрушка һәм башка күп кенә үсемлекләр үстерергә мөмкин. Проект шартлары буенча, әгәр бу вакыт эчендә экобокс кирәк булып чыкса, ул гаиләгә бөтенләйгә файдалануга күчәчәк. Аграр яшьләр берләшмәсе рәисе Диләрә Шувалова әйтүенчә, әлеге проект максатларының берсе – авыл халкын авыл хуҗалыгындагы инновацион технологияләр белән таныштыру. Инновацион җайланма ияләре шатлыкларын яшермиләр һәм үзләре өчен яңа эшчәнлек юнәлеше ачарга әзерләр. - Җайланманың ничек эшләвенә төшенгәч һәм беренче уңышны алгач, экобоксны үзебезнең якшәмбе мәктәбенә куячакбыз. Үстерелгән бөтен яшел тәмләткечне без мәхәллә халкы белән аш табынында кулланачакбыз. Ә балалар үсемлекләр үсешен күзәтә һәм яңа технологияләр үзләштерә алачаклар, - ди Семен атакай.
айон үзәгенең икенче мәктәбе укучысы Иван Демидов конкурста җиңүен бәйрәм итте. Конкурс дүрт этапта узды. Читтән торып үткәрелгән ике этапта катнашучылар эчтәлекле портфолио әзерләргә һәм видеога технология дәресе буенча мастер-классны яздырырга тиеш иделәр. Конкурс башланыр алдыннан катнашучыларны белем бирү начальнигы урынбасары Людмила Кирюхина сәламләде. Беренче мәктәптә үткәрелгән этапта балаларга үзләренең эрудицияләрен күрсәтергә һәм уку программасының төп фәннәре буенча сорауларга җавап бирергә кирәк иде. “Художественный номер” этабында малайлар һәм кызлар сәхнәдә үз талантларын күрсәттеләр. Һәр чыгыш үзенчә матур һәм тәэсир итәрлек килеп чыкты. Барлык сынау йомгаклары буенча жюри беренче урынны икенче мәктәпнең дүртенче сыйныф укучысы Иван Демидовка (җитәкчесе Ләйсән Җиһаншина) бирде, ул видеороликта Алексеевскида Кама елгасы буендагы ял паркы идеясен тәкъдим итте. Өстәвенә Иван тәкъдир итүне инглиз телендә алып барды. Ә иҗат конкурсында җиңүче жюри әгъзаларын “Тынычлык өчен тынычлык” (“Мир за мир”) автор җырын рэп-башкаруы белән таң калдырды. Икенче урынны берьюлы беренче мәктәпнең ике укучысы Дилә Ситдыйкова һәм Диләрә Хәсәнова (җитәкчесе Ольга Михайловна Таҗиева) алды. Жюри әгъзаларын кызларның төрле конкурслар һәм төрле дәрәҗәдәге фестивальләрдән бик күп җиңүче һәм призер дипломнары булуы гаҗәпләндерде. Өстәвенә аларның иҗат номерлары сокландыргыч иде. Өченче урынны 2 нче Алексеевск урта мәктәбеннән Милена Гусенкова белән 4 нче мәктәптән Альбина Сәгыйрова бүлеште. Жюри Миленаның видеоролигын бәяләде, анда ул сырлы кәгазьдә чәчәкләрдән панно ясарга мөмкин икәнлеген күрсәткән иде. Альбинаның интеллектуаль конкурс йомгаклары буенча нәтиҗәләре әйбәт. Йомгак ясаганда жюри әгъзасы Валентина Салеева җиңүчеләргә һәм призерларга - дипломнар, шулай ук катнашучыларга сертификатлар тапшырды.
Төзүчеләр Урманасты Шунталысы авылындагы мәктәпне, район үзәгендәге архив бинасын капиталь ремонтлыйлар. Алексеевск аграр колледжында да капиталь ремонт кысаларында төзү эшләре бара. Анда уку биналарында эчке һәм тышкы эшләр тулы куәтенә алып барыла: суүткәргеч-канализация системалары, җылыту системасы, түбә һәм тәрәзәләр, ишекләр, санузеллар, инженерлык челтәрләре, актлар залы һәм тулай торак бинасы ремонтлана. Төзекләндерү эшләре кысаларында колледж территориясен койма белән әйләндереп алу планлаштырыла. Моннан тыш, ял итү урыны һәм спорт мәйданчыгы җиһазландырылачак. Юеш Көрнәле авыл мәдәният йортын ремонтлау башланды. Район үзәгендә ветеринария берләшмәсе бинасы да ремонтлана. Лебяжье авыл җирлеге башкарма комитеты бинасы төзелә башлаган. Якын арада Войкино авылында 50 урынга исәпләнгән мәдәният йортын төзи башлаячаклар. Күп фатирлы өйләрне капиталь ремонтлау Күп фатирлы өйләрне капиталь ремонтлау: Ялкын авылында күп фатирлы өйнең түбәсен алмаштыру һәм бистәдә ике йорт: Ленин урамындагы 86 һәм 75 нче йортларны ремонтлау төгәлләнеп килә. Гагарин урамындагы 18 нче торак йортның фасады яңартылды һәм җылытылды, эшләр Ленин урамындагы 86 нчы йортта бара. Торак йортлар төзү «Социаль ипотека» программасы буенча Алексеевск ш.т.б.да Салих Баттал урамында ике торак йорт төзелә. Сахаровка авылында “Аренда торагы” программасы буенча торак йорт төзелеп килә. Юл төзелеше Юлларны вак таш-ком катнашмасыннан ясау кысаларында Войкино, Лебяжье, Тиган Булак авылларында эшләр башкарылды. Район үзәгендә Ленин һәм Казаков урамнарындагы юллар ремонтлана. Юл эшләре программасын гамәлгә ашыру кысаларында җирле әһәмияттәге гомуми файдалану юлларында 1 һәм 2 нче мәктәпләр янында җәяүлеләр юлы төзекләндерелде. •
20 майдан 2 июньгә кадәр “Игътибар: балалар!” оператив-профилактик чарасы үткәрелә. Аның кысаларында Алексеевск районы буенча ЮХИДИ хезмәткәрләре балаларның юл-транспорт травматизмын булдырмауга юнәлдерелгән кайбер профилактик чаралар уздыра, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы балигъ булмаганнар белән «Тукта, синең тормышың куркыныч астында!» дип аталган карточкалар тутыра,- дип хәбәр итте ЮХИДИнең Алексеевск бүлеге начальнигы Илфат Җаббаров.

31 майда Казанда «Балалар мәсьәләсе» исемле Гражданнарга хокукый ярдәм күрсәтү көне узачак
 


  Алексеевск районында пенсия алды яшендәге гржданнарның хезмәткә хокукларын бозу мәсьәләләре буенча “кайнар линия” оештырылды.


23
май, 2019 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Пенсия фонды ана капиталына сертификат хуҗасының яшәү урынына бәйсез рәвештә, теләсә кайсы күп функцияле үзәктә яки Россия Пенсия фонды идарәсендә икенче бала өчен айлык түләүгә гариза бирергә мөмкин булуын искә төшерә. Экстерриториаль принцип буенча гаризалар кабул итү 2018 елда айлык түләү кертелгәннән бирле Пенсия фонды тарафыннан гамәлгә ашырыла. Сертификат хуҗасының теркәлү, булу яки фактик булу урынына җавапсыз рәсмиләштерү шулай ук узган ел Россия Пенсия фонды сайтында шәхси кабинет аша җибәрелде. 2019 елның маенда ай саен түләү өчен гариза бирүнең экстерриториаль принцибы «балалары булган гаиләләргә айлык түләүләр турында"гы 28 декабрь, 2017 ел, 418-ФЗ санлы Федераль законга тиешле төзәтмәләр белән беркетелгән. Исегезгә төшерәбез, гаиләдә икенче бала туганнан соң ана капиталыннан айлык түләүгә файдалану турында гаризаны теләсә кайсы вакытта бирергә мөмкин. Әгәр Пенсия фондына беренче ярты елда мөрәҗәгать итсәк, акча туган яки уллыкка алынганнан соң биреләчәк, һәм гаилә узган айлар өчен акча алачак. Мөрәҗәгать иткәндә 6 айдан соң түләү гариза бирелгән көннән бирелә. Акчалар ана капиталы сертификаты хуҗасы счетына Россия кредит оешмасында күчерелә. Ана капиталыннан түләү күләме гаилә яшәгән төбәккә һәм узган елның 2 кварталы өчен баланың яшәү минимумына тигез. Ягъни 2019 елда гариза белән мөрәҗәгать иткән Татарстан гаиләләре өчен түләү күләме Татарстан Республикасында 2018 елның 2 кварталында баланың яшәү минимумына – 8896 сум тәшкил итәчәк. Татарстан Республикасында 700 дән артык гаилә ана капиталы средстволарыннан түләү өчен гариза тапшырган инде. Шуны истә тотарга кирәк: 2018 елда гариза биргән гаиләләрнең айлык түләүләр күләме 8 490 сум сакланачак. Тик бер ел узгач, аларга акча бирү турында яңа гариза бирү өчен күп функцияле үзәккә яки РПФның клиент хезмәтенә кабат мөрәҗәгать итәргә кирәк, шуннан соң күләме 8 896 сумга үзгәрәчәк. Уңайлы булсын өчен РПФ сайтында ай саен түләү калькуляторы эшли, ул гаиләнең түләү хокукын билгеләргә, шулай ук аның күләмен конкрет төбәктә белергә мөмкинлек бирә. Россия Пенсия фонды хезмәтләре һәм сервисларыннан электрон рәвештә файдаланыгыз: гражданинның шәхси кабинетының https://es.pfrf.ru сайтында; Россия Пенсия фондының кайнар линиясе: 8-800-600-44-44; ТР буенча Россия Пенсия фонды бүлекчәсенең контакт-үзәге: (843)279-27-27 www.pfrf.ru , sprrt . ru Интернет-ресурслары.
Җылы көннәр һәм дача сезоны башлану белән республикада дачникларга һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларга тере чебешләр, тавыклар, үрдәкләр һәм казлар сату активлашты. Алар махсус билгеләнгән урыннарда да, санкцияләнмәгән сату урыннарында да сатыла. Кош-корт төягән автотранпортның бер торак пункттан икенчесенә йөрү очраклары еш очрый. Шушы сәбәп аркасында 2018 елда республиканың Идел буе төбәгендәге алты районда шәхси ярдәмче хуҗалыклар арасында кош гриппы очраклары теркәлде. Кош гриппы таралуны булдырмас өчен Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Россельхознадзор һәм Баш ветеринария идарәсе белән берлектә кош-кортларны махсус билгеләнгән урыннарда һәм ветеринария-озатучы документлары булганда гына сатуны оештыру чаралары үткәрә. Муниципаль район башлыкларына әлеге мәсьәләләргә аерым игътибар бирергә, урыннарда бу эшкә ЮХИДИ хезмәткәрләрен, участковыйларны, шулай ук авыл җирлекләре башлыкларын тартырга тәкъдим ителде. Министрлык Татарстан халкыннан нык торып тере кош-кортны моның өчен махсус билгеләнгән урыннардан гына сатып алырга, шулай ук игътибарны ветеринария документларының булу-булмавына юнәлтергә тәкъдим итә. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат үзәге
2 елдан күп балалы гаиләләргә мөлкәткә салым һәм җир салымы буенча салым тотып калынган акча бирелә. Аларны өч һәм аннан да күбрәк балигъ булмаган балаларның ата-аналары, уллыкка алучылар, опекуннар алырга мөмкин. Физик затлар милкенә салым буенча һәр балага биш квадрат метр фатир яки бүлмә һәм җиде квадрат метр күләмендә өстәмә тотып калынган акча бирелә. Әйтик, салым түләүченең өч баласы һәм 80 квадрат метр мәйданлы фатиры бар икән, салым исәпләгәндә 20 квадрат метр күләмендә стандарт исәп һәм һәр балага 5 квадрат метр исәбеннән өстәмә исәпләнәчәк. Нәтиҗәдә салымны кадастр бәясеннән 45 квадрат метр һәм фатирдан түләргә кирәк булачак. Шуны да искәртик: федераль законнар белән салым түләүчеләр өчен салым инспекциясенә шәхси мөрәҗәгать итүне таләп итми торган физик затлар милкенә салым ташламалары каралган. Бу күчемсез милек объектлары буенча чигерүләр: торак йорт буенча 50кв.м салынмый, фатир яки торак йортның бер өлеше буенча – 20кв.м, бүлмә яки фатирның бер өлеше буенча -10кв.м. Физик затлар милкенә салым исәпләгәндә мондый хисап автомат рәвештә бирелә. Ташламага хокукын раслый торган өстәмә документларны салым инспекциясенә бирергә кирәк түгел. Җир салымы буенча күп балалы гаиләләр өчен исәп-хисап участоктан 600 квадрат метрга салым базасын киметә. Әйтик, 10 сутый участогының мәйданы һәм гражданинның өч һәм аннан да күбрәк баласы булса, 6 сутый түләгәннән соң, салым 4 сутыйдан түләргә кирәк булачак, ә участок мәйданы 6 йөздән артмаса, салым бөтенләй түләргә кирәкми. Әлеге салым вычеты 2018 ел өчен салымнарны исәпләгәндә инде агымдагы 2019 елда ук исәпкә алыначак. Тотып калуларны һәр төр объектка бүлмәгә, фатирга, йорт һәм җир кишәрлегенә карата алырга була. Ташламага хокуклы һәр граждан салым ташламасыннан файдалану турында гаризаны уңайлы ысул белән җибәрә ала: электрон рәвештә «физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты» аша, шәхсән теләсә кайсы салым инспекциясенә, шулай ук КФҮнең теләсә кайсы бүлегенә мөрәҗәгать итеп, Россия Федераль салым хезмәте сайтында, почта элемтәсе аша. Әгәр элек ташлама инде бирелгән булса, салым инспекциясенә кабат мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Конкрет муниципаль берәмлектә билгеләнгән милек салымнары буенча ташламалар исемлеге белән Россия Федераль салым хезмәте nalog.ru сайтында "милек салымнары буенча ставкалар һәм ташламалар турында белешмә мәгълүмат " Интернет-сервисында танышырга мөмкин .

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International