Министрлык татарстанлыларга тере кош-кортларны махсус билгеләнгән урыннардан сатып алырга тәкъдим итә

2019 елның 23 мае, пәнҗешәмбе
Җылы көннәр һәм дача сезоны башлану белән республикада дачникларга һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларга тере чебешләр, тавыклар, үрдәкләр һәм казлар сату активлашты. Алар махсус билгеләнгән урыннарда да, санкцияләнмәгән сату урыннарында да сатыла. Кош-корт төягән автотранпортның бер торак пункттан икенчесенә йөрү очраклары еш очрый. Шушы сәбәп аркасында 2018 елда республиканың Идел буе төбәгендәге алты районда шәхси ярдәмче хуҗалыклар арасында кош гриппы очраклары теркәлде. Кош гриппы таралуны булдырмас өчен Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Россельхознадзор һәм Баш ветеринария идарәсе белән берлектә кош-кортларны махсус билгеләнгән урыннарда һәм ветеринария-озатучы документлары булганда гына сатуны оештыру чаралары үткәрә. Муниципаль район башлыкларына әлеге мәсьәләләргә аерым игътибар бирергә, урыннарда бу эшкә ЮХИДИ хезмәткәрләрен, участковыйларны, шулай ук авыл җирлекләре башлыкларын тартырга тәкъдим ителде. Министрлык Татарстан халкыннан нык торып тере кош-кортны моның өчен махсус билгеләнгән урыннардан гына сатып алырга, шулай ук игътибарны ветеринария документларының булу-булмавына юнәлтергә тәкъдим итә. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International