2016 елдан эшләүче пенсионерлар иминият пенсиясен һәм планлаштырылган индексацияләрне исәпкә алмыйча аңа фиксирланган түләүне алалар. Законның бу нормасы иминият пенсияләре алучыларга гына кагыла һәм, социаль пенсияләрне кертеп, дәүләт пенсия белән тәэмин итү буена пенсия алучыларга таралмый.
Хезмәт эшчәнлеген туктатканда иминият пенсиясе эшләгән чордагы планлы индексацияләрне исәпкә алып түләнә. Әгәр пенсионер шуннан соң эшкә яңадан урнашса, аның иминият пенсиясе күләме кимемәячәк.
Хезмәт эшчәнлеген туктатканнан соң пенсионерга Пенсия фондына гариза язарга кирәкми. Эш шунда, 2016 елның икенче кварталыннан соң эш бирүчеләр өчен айлык гадиләштерелгән хисап бирү кертелде, һәм пенсионерның эшләвен Пенсия фонды автомат рәвештә билгеләячәк.
Әлеге хисапта эш бирүче аңарда эшләүчеләрне һәм хисап чорында иминиятләштерелгән затларның эштән китүләрен күрсәтә. Эш бирүче хисапны киләсе хисап чорыннан соңгы айның 15 нче числосына кадәр тапшыра.
Пенсия фонды тапшыру аеннан соң килгән айда мәгълүматларны эшкәрткәннән һәм исәпкә алганнан соң карар кабул ителгән айдан соң килүче айдан индексацияне исәпкә алып (исәпкә алмыйча) пенсия суммасын түләү турында тиешле карар кабул итә.
Ләкин граждан эшне һәм (яки) башка эшчәнлекне гамәлгә ашыру (туктату) факты турындагы гаризаны мөстәкыйль төстә китерергә хокуклы. Гаризаны шәхсән яки вәкил аша, шулай ук почта аша яисә “Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр (вазыйфалар) порталы” яки гражданның “Шәхси кабинеты” аша бирергә мөмкин. Бу очракта гражданның шәхесен, яшен, гражданлыгын раслаучы документлар таләп ителми.
МӨҺИМ! Эшне һәм (яки) башка эшчәнлекне гамәлгә ашыру (туктату) факты турында гариза иминиятләштерүчедән хисап килгәннән иртәрәк исәпкә алынмаячак.
Игътибар: пенсионер эшкә гыйнварда яки мартта урнаша һәм аңа 1 февральдән яки 1 апрельдән индексация ясалса, аның эшләве турында Россия Пенсия фондының территориаль органнарына мәгълүмат килсә, киләсе айның 1 нче числосыннан пенсия күләме закон нормаларына туры китереләчәк, ягъни индексацияне исәпкә алмыйча түләнәчәк.
2018 елның 1 гыйнварыннан срок үзгәрде, моннан соң пенсионерга эштән киткәннән соң иминият пенсиясе индексацияне (төзәтмәләрне) исәпкә алып түләнәчәк.
“Иминият пенсияләре турында”гы (“Иминият пенсияләре турында”гы Федераль законның 26.1 маддәсенә үзгәрешләр кертү турында”гы 28.12.2013 ел, 400-ФЗ санлы Федераль законның 26,1 маддәсе нигезләмәләре буенча 01.07.2017 ел, 134-ФЗ санлы Федераль закон редакциясендә) пенсионер эшен һәм (яки) башка эшчәнлеген гамәлгә ашыруын туктатканда индексацияне исәпкә алып иминият пенсиясе суммасы эшен һәм (яки) башка эшчәнлеген гамәлгә ашыруын туктаткан айдан соң килүче айның 1 нче числосыннан түләнә.
Шуның белән эш бирүче эшне туктату һәм Пенсия фондының территориаль органы карар чыгару турында тиешле мәгълүматлар биргәннән соң пенсионерга өстәмә түләү эштән киткән айдан соң килүче айның беренче числосыннан гамәлгә ашырылачак.