Тупланма пенсия турында

2019 елның 30 мае, пәнҗешәмбе

 

Тупланма пенсия

Тупланма пенсия гомерлеккә билгеләнә һәм ай саен түләнә, ул  ир-атлар – 60, хатын-кызлар 55 яшькә җиткәч картлык буенча “Иминият пенсияләре турында”гы (иминият стажы һәм шәхси пенсия коэффициентының билгеләнгән зурлыгы кирәк) 28 декабрь, 2013  ел, 400-ФЗ  санлы Федераль законда билгеләнгән гомуми нигезләрдә картлык буенча иминият пенсиясен билгеләү өчен шартларны үтәгәндә билгеләнергә мөмкин.

 2019 елда таләп ителә торган минималь иминият стажы - 10  

ел, шәхси пенсия коэффициенты - 16,2. 2019 елда көтелә торган түләү чоры – 21 ел (252 ай).

КЕМНЕҢ ПЕНСИЯ ТУПЛАНМАСЫ ФОРМАЛАША

- 1967  елгы  һәм яшьрәк эшләүче гражданнарның аларның эш бирүчеләре тупланма пенсияне финанслауга иминият кертемнәрен арттырулары аркасында;

 - 2002 һәм 2004 елгы чорда эш бирүчеләре хезмәт пенсиясенең тупланма өлешенә иминият  кертемнәрен арттырган 1953-1966 елгы  ир-атлар һәм 1957-1966 елгы хатын-кызлар;

  2005 елдан  бу акча күчереп барулар  законнар үзгәрү сәбәпле туктатылды;

 - пенсияләрне дәүләт софинанслау Программасында катнашучыларның;

 - пенсия тупланмаларын формалаштыруга ана (гаилә) капиталы акчасын юнәлтүчеләрнең.

 ПЕНСИЯ ТУПЛАНМАЛАРЫ АКЧАСЫН ТҮЛӘҮ ТӨРЛӘРЕ

Бер тапкыр бирелә торган түләү гамәлгә ашырыла:

“Иминият пенсияләре турында”гы 28 декабрь, 2013  ел, 400-ФЗ  санлы Федераль законның 6 нчы маддәсе нигезендә тупланма пенсия алуга хокуклары булмаган 60 һәм 55 яшьлек (шул рәвешчә ир-атлар һәм хатын-кызлар) кешеләргә;

-  тупланма пенсияләре күләме аны билгеләгән очракта           һәм тупланма пенсия билгеләү датасына исәпләнгән тупланма пенсия күләме 5 процент һәм картлык буенча иминият пенсиясе күләме суммасына карата азрак тәшкил иткән (шул исәптән картлык буенча иминият пенсиясенә фиксирланган түләүне һәм иминият пенсиясенә күтәренке фиксирланган түләүне исәпкә алып) кешеләргә.

Сроклы пенсия түләве. Аның дәвамлылыгын гражданин үзе билгели, ләкин ул 10 елдан азрак була алмый. Пенсияләрне софинанслау  Программасы кысаларында кертемнәре исәбенә, шулай ук эш бирүче кертемнәре, софинанслауга дәүләт кертемнәре һәм аларны инвестицияләүдән кергән керем, шулай ук булачак пенсияне һәм аларны инвестицияләүдән  кергән керемне формалаштыруга  юнәлдерелгән ана (гаилә) капиталы акчасы исәбенә пенсия тупланмаларын формалаштырган кешләргә  картлык буенча пенсиягә хокук  булганда түләнә.

Ир-атлар – 60, хатын-кызлар 55 яшькә җиткәч, “Иминият пенсияләре турында”гы (иминият стажы һәм шәхси пенсия коэффициентының билгеләнгән зурлыгы кирәк) 28 декабрь, 2013  ел, 400-ФЗ  санлы Федераль законда билгеләнгән гомуми нигезләрдә картлык буенча иминият пенсиясен билгеләү өчен шартларны үтәгәндә билгеләнергә мөмкин.

Тупланма пенсия гомерлеккә билгеләнә һәм ай саен түләнә. Ул  2019 елдан түләүнең көтелә торган чорыннан чыгып исәпләнә -  21 ел (252 ай).

Түләүнең айлык күләмен исәпләп чыгару өчен иминиятләштерелгән затның  шәхси лицевой счетының махсус өлешендә исәпкә алынган пенсия тупланмаларының түләү билгеләнгән көнгә гомуми суммасын 252 айга бүләргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International