ЯҢАЛЫКЛАР


6
февраль, 2015 ел
җомга
2015 елның 6 февраленә. Алмашынучан болытлы һава. Көндез урыны белән аз гына кар, буран. Җил көньяк-көнбатыштан, урыны белән секундына 14 метрга кадәр тизлектә. Һава температурасы төнлә һәм иртән 6-11 градус салкын, кичкә табан 11-16 градуска кадәр төшәчәк, көнбатышта 21 градуска кадәр салкын булачак.

5
февраль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Фәрит Мөхәммәтшин: “Республиканы үстерүгә алексеевскилыларның өлеше зур”

4
февраль, 2015 ел
чәршәмбе
Кар-бураннар татарстанлылар тормышына төзәтмәләр кертте. Дүшәмбе көнне секундына 26 метрга кадәр җиткән көчле җил аркасында электр тапшыру линияләре өзелде, өйләрнең түбәләрен алып ташлады һәм юлларда кыенлыклар килеп туды.
 Әдәбият елында без “Яраткан китапларым” дигән рубрика ачып җибәрәбез, анда без алексеевскилыларның яраткан китаплары, хәзер нәрсә укулары турында сөйләячәкбез.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы хөрмәтенә Зәй шәһәренең чаңгы спорты  үзәгендә булып узган  Татарстан Республикасы укучыларының  X спартакиадасында,  1997-1998 елгы малайлар һәм кызлар арасында II урынны алып, спортчыларыбыз призерлар булдылар.
7 февральдә, шимбә көнне, спортның барлык  кышкы төрләрен яратучыларны чаңгы ярышларында катнашырга чаңгы базасына чакырабыз.
Район үзәгенең 1нче мәктәбеннән 11нче сыйныф укучысы Илдар Шакиров “Иминлек  салават күпере” ( “Радуга безопасности”) Бөтенроссия конкурсында җиңеп чыкты, Илдар ясаган “Куркынычсыз ракурс” («Безопасный ракурс»)  фоторәсеме фотоконкурста иң яхшысы дип табылды.

3
февраль, 2015 ел
сишәмбе
Алексеевскилыларны физик культура һәм спортка тарту, шулай ук сәламәт яшәү рәвешен киң пропагандалау максатында районда менә алтынчы ел инде рәттән Алексеевск муниципаль районы предприятиеләре һәм оешмалары арасында Спартакиада үткәрелә, анда 38 предприятие һәм оешма хезмәткәрләре, барлыгы 707 кеше катнашты. Авыл мәктәпләренә – авыл яшьләренең, ә шәһәр белем бирү учреждениеләренә урта мәктәпләрдә укучы яки балалар бакчаларында тәрбияләнүче балаларның әти-әниләренең катнашуы рөхсәт ителде. Спартакиадага спортның 10 төре керде, ә 7 иң яхшы нәтиҗә исәпләнде.
Пәнҗешәмбе көнне, 5 февральдә, сәгать 10да район мәдәният йортында икенче чакырылыш Алексеевск муниципаль районы Советының XXXV утырышы булачак.

2
февраль, 2015 ел
дүшәмбе
Былтыр бистә һәм район территориясендә 29 янгын булды, бу 2013 елдагыдан ике очракка күбрәк. Янгыннардан турыдан-туры зыян 600 мең сум диярлек тәшкил итте. Бер кеше  янып үлде, тагын бер кеше җәрәхәтләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International