Алексеевск чаңгычылары призерлар булдылар

2015 елның 4 феврале, чәршәмбе
Чаңгы юлына республиканың 10 шәһәреннән һәм 27 районыннан 250 укучы чыкты. Беренче төркемдә (халкы 30 меңгә якын кеше булган районнар арасында) ярышларда катнашкан 15 команда арасыннан Алексеевск командасы 323 очко җыеп, призлы урынны алуга иреште. Чирмешән районы спортчылары беренчеләр булдылар. Почет пьедесталының өченче баскычына 310 очко җыйган питрәчлеләр күтәрелде. Алексеевскилыларның төп көндәшләре Әлки һәм Спас районнары командалары бары тик алтынчы һәм тугызынчы урыннарны гына алдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International