ЯҢАЛЫКЛАР


2
февраль, 2015 ел
дүшәмбе
Эчке эшләр бүлегенең спорт залында 2003 елгы һәм аннан яшьрәк малайлар һәм кызлар арасында өстәл теннисы буенча балалар һәм яшүсмерләр спорт  мәктәбе беренчелеге булды.

 3 февральдә сишәмбе көнне иртәнге сәгать 10да район Советы бинасында (Совет, мәйданы, 1нче йорт) сайлаучыларны кабул итү башланачак. Алексеевскилыларның сорауларына Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Вәлиев Фоат Вәли улы җавап бирәчәк.

Кич белән 1 февральдә, төнлә һәм көндез 2-3 февральләрдә Татарстан Республикасында  һава шартларының бик нык начараюы фаразлана. Кар, юеш кар, көчле җил, буран, бозлы яңгырның күз күремен бик нык начарайтуы (500 метрга кадәр), көньяк җилнең секундына 15-20 метрга, урыны белән 25 метрга кадәр көчәюе, юлларда кар көртләре һәм урыны белән көчле бозлавык көтелә.

31
гыйнвар, 2015 ел
шимбә
Моннан 15 ел элек, 2000 елның 1 февралендә, районыбызда, республиканың балаларны физик яктан үстерү мәктәпләре булмаган кайбер башка районнарындагы кебек,  балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе ачылды. Физик культура, спорт һәм туризм буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Комитеты һәм Алексеевск районы хакимиятенең уртак карары аны ачу өчен нигез булып хезмәт итте. Планлаштырылган ун урынына 22 тренер ставкасы алынды, бу бик күп укучыны спорт дәресләренә җәлеп итәргә мөмкинлек бирде.

29
гыйнвар, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты  Татьяна Воропаева  гражданнарны кабул итте.
Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре инкассатор Игорь Богаченконы һәм аның җинаятьтәше  Илья Кострубинны Мари Иле Республикасы территориясендә тоткарладылар.

28
гыйнвар, 2015 ел
чәршәмбе
28 гыйнварда көндез Татарстан Республикасы буенча урыны белән көньяктан исүче җилнең секундына 15-17 метрга кадәр көчәюе көтелә. Автомобиль хәрәкәте траекториясенә яннан исүче көчле җилнең  көтмәгәндә, бигрәк тә кырларда, китереп бәрү куркынычы уңаеннан  Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ Идарәсе юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү кирәклеге турында искә  төшерә.
Алексеевскилылар Чистайда “Алтын алка” клубының яшь хоккейчылары (2000-2001 елгы) арасында булып узган зона республика ярышларында җиңеп чыктылар.
23 гыйнварда 1нче Алексеевск урта мәктәбе базасында директорлар, белем бирү оешмалары мөдирләре, профсоюз оешмалары вәкилләренең киңәшмәсе булды.
“ФОРПОСТ” Үзәгенең яшьләр эше буенча белгече Лилия Кашапова һәм балигъ булмаганнар эшләре бүлекчәсенең өлкән инспекторы Илшат Мәннанов аграр колледж студентлары арасында “Студентлар десанты” исемле акция үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International