Финалга юл ачык

2015 елның 28 гыйнвары, чәршәмбе

Кама аръягы төбәге авыл хоккейчылары ике көн буена үзләренең иң яхшы спорт сыйфатларын: тимераякта тиз йөгерә белүләрен, алканы төгәл тапшыра алуларын, иң мөһиме, алканы матур итеп кертүләрен күрсәттеләр. Бу безнекеләрнең башка хоккейчыларга караганда яхшырак килеп чыкты: алар беренчеләр булдылар. Икенче урынны Аксубай районы хоккейчылары яулады. Өченче һәм дүртенче урыннарны, шул рәвешчә, Балык Бистәсе һәм Әлки районнары спортчылары  алды. Боз сарайлары булган кечкенә шәһәрләр арасында беренче урынга – Чистай спортчылары, икенче урынга Нурлат хоккейчылары лаек булды.

Хәзер алексеевскилыларны февраль башында Чирмешәндә булачак Татарстан Республикасы укучыларының Х спартакиадасы финалында катнашу көтә, диде тренер-укыучы Владимир Никешин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International