Район һәм республика даны өчен

2015 елның 31 гыйнвары, шимбә

– Эш иң беренче көннәрдән үк башланып китте, – дип сөйли әлеге мәктәп директоры Рөстәм Кәбиров,– баскетбол, волейбол, өстәл теннисы, гимнастика, тхэквондо, чаңгы ярышлары, җиңел атлетика, туристлык-спорт күп төр  ярышы, армспорт, футбол, милли көрәш секцияләре эшли башлады.

Баштан мәктәпнең үзенең матди базасы булмады, дәресләр нигездә белем бирү учреждениеләренең спорт залларында алып барылды, ә мәктәп администрациясе һәм спорт комитеты  бистә Советы бинасында урнашкан иде, ләкин 2000 ел азагына элеккеге көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинатының реконструкцияләнгән бинасыннан бүлмә бирелде. Ә бер ел үткәннән соң мәктәп балансына тренажер һәм волейбол заллары булган 1нче Спорт комплексы тапшырылды. Бу район үзәгендә, атап әйткәндә, тулаем районда  волейболны үстерү өчен зур этәргеч булды, бу вакытта Биләрдә балаларны Казахстаннан кайткан спорт мастерлыгына кандидат тренер Константин Елдашев өйрәтә һәм  тәҗрибәсен уртаклаша иде.

Тагын бер елдан соң мәктәп балансында ике, өч, биш километр озынлыктагы өч трассалы чаңгы базасы ясалды. Хәзер чаңгычыларның яхшы спортчылар плеядасын: спорт мастерлыгына кандидат, чаңгы ярышлары буенча нормативны үтәгән, 2013 елгы Россия чемпионы Марина Долгушинаны, спорт мастеры Светлана Рогожкинаны, шулай ук Анатолий Синтюревны, Динар Әхмәтшинны, Илдар Нуретдиновны, Игорь Исаевны, Андрей Чугуновны, Валерий Платоновны, Максим Кисловны  тәрбияләгән тренер-укытучы Владимир Никешин җитәкчелегендә шөгыльләнү мөмкинлекләре барлыкка килде, бу спортчылар Россия ярышларында район намусын гына түгел, ә бәлки республика намусын да якладылар.

Спорт мәктәбе балансына сельхозтехника клубын тапшыру спортны тагын да үстерү өчен чираттагы стимул булды, биредә бокс буенча дәресләр үткәрелә башлады. Балаларны бокс буенча  спорт  мастеры Фоат Баязитов өйрәтте. Ике елда ул  Татарстан һәм Россия Федерациясе зона ярышларының биш  чемпионын әзерләде. Болар – Михаил Зайцев, Валерий Шеин, Денис Дьячков, Максим Бармин һәм бокс буенча спорт мастерлыгына кандидат Александр Дубровин.  

 Шунысы үзенчәлекле, 2003 елда Алексеевск спортчылары Татарстан Республикасы укучыларының IV Спартакиадасында 30000гә кадәр халкы булган районнар арасында өченче урынны алып, бу ярышларның призерлары булдылар. Өстәвенә алар спортның берьюлы 11 төрендә ярыштылар. Шуның өчен бүләккә ярышларга бару өчен бик тә кирәкле УАЗ микроавтобусы бирделәр.  

Ел азагы ике яңа спорт объектын: ябык  йөзү бассейнын һәм Түбән Тигәнәледә  спорт залы булган спорт корпусын сафка кертү белән истәлекле булды, аларны ачуга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та килде һәм спорт мәктәбенә  автобус бүләк итте.

 2004 елда тренер  Константин Елдашев җитәкчелегендә шөгыльләнүче волейболчылар шәһәрләр арасында Татарстан Республикасы чемпионнары булдылар.

Киләсе елда мәктәп, Татарстан Республикасы укучыларының V Спартакиадасында 3нче урынны һәм приз – 13 урынлы Газель микроавтобусы, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе, балалар-яшүсмерләрнең физик әзерлек клубы арасында өйрәнү-күнегүләр ясау процессының куелышына барган смотр-конкурста 2нче урынны һәм 70 000 сумлык грант алып, тагын аерылып торды. Бу елда Ривкат һәм Габдеҗәлил Сөләймановлар – ирекле көрәш буенча, Ринат Сөләйманов белән Илназ Исхаков билбау көрәше буенча спорт мастерлыгына кандидатлар булдылар.

  2006 елда чираттагы спорт объекты – Биләрдә “Шатлык” исемле заманча хоккей тартмасы һәм спорт залы булган спорт комплексы сафка кертелде.  Шул рәвешчә, район һәм  республика җитәкчелеге ярдәмендә биләрлеләр волейбол һәм хоккей белән шөгыльләнү өчен яхшы шартлар алдылар. Спорт мәктәбе укучыларының берсе Габдеҗәлил Сөләйманов район тарихында  беренче тапкыр  Казан шәһәрендәге  олимпия резервы училищесына укырга  керде.

Гомумән, районда спорт белән шөгыльләнү өчен әйбәт шартлар тудырылган. Тикмәгә генә һәр ел яңадан-яңа  җиңүләр алып килмәгәндер.

 2007 ел – Татарстан Республикасы укучыларының VI Спартакиадасында икенче урын һәм приз – микроавтобус. Ирекле көрәш буенча Эльвина Миңгадиева – Россия беренчелегенең беренче призеры, ә Наилә Имаметдинова, Рәсилә Абдуллина, Яна Матвеева ирекле көрәш буенча спорт мастерлыгына кандидатлар булдылар.

2008 ел – мәктәптә ирекле көрәш буенча ике беренче спорт мастеры барлыкка килде – Ривкат һәм Габдеҗәлил Сөләймановлар, ә Анна Булатова, Анастасия Калашникова, Елена Клюшкина һәм Александр Турнин ирекле көрәш буенча спорт мастерлыгына кандидатлар булды, билбау көрәше буенча спорт мастерлыгына кандидатлар – Наилә Имаметдинова һәм Алексей Егоров. Руслан Мөсәлләмов өстәл теннисы буенча спорт мастерлыгына кандидат булды. Моннан тыш, өйрәтү-күнегүләр ясау эшен кую смотр-конкурсы да уңыш китерде, нәтиҗәдә спорт инвентарьлары һәм “ВАЗ -14” автомобиле сатып алуга 1,5 миллион сум Президент гранты. Шул ук елны безнең спорт мәктәбе авыл районнары арасында өстәл теннисын үстерүдә иң яхшы спорт мәктәбе булды.

2009 ел – ТР укучыларының VII Спартакиадасында II урын һәм җиңү өчен бүләк– микроавтобус. Илья Белов (спортның команда төрләрендә) волейбол буенча Россиянең көмеш призеры һәм спорт мастерлыгына кандидат булды; Елена Клюшкина, Татьяна Абрамова, Анна Булатова –

билбау көрәше буенча спорт мастерлыгына кандидатлар; Татьяна Абрамова, Левон Мхиторян, Олег Курнашов, Аида Нуриева – ирекле көрәш буенча спорт мастерлыгына кандидатлар.

2010 ел – беренче тапкыр Россия чемпионнары барлыкка килде – яшүсмерләр арасында билбау көрәше буенча Габдеҗәлил Сөләйманов һәм кызлар арасында ирекле көрәш буенча Ангелина Булатова. Шулай ук авыл районнары арасында алкалы хоккей буенча өйрәтү-күнегүләр ясау эшен кую буенча смотр-конкурсында III урын.

2011 ел – балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе спортчылары ТР укучыларының VIII Спартакиадасында беренче булдылар һәм тагын бер микроавтобус. Өстәвенә, авыл районнары арасында өстәл теннисы буенча безнең мәктәп тагын иң яхшы спорт мәктәбе булды.

2012 ел – беренче тапкыр спорт мәктәбе укучысы Елена Клюшкина, хатын-кызлар арасында билбау көрәше буенча дөнья чемпионатында көмеш призер булды. Ә тренер-укытучы Бари Сөләйманов ТРның атказанган физик культура һәм спорт хезмәткәре исеменә лаек булды. Татьяна Абрамова, Анастасия Калашникова, Елена Клюшкина, Саргис Оганисян, Илнур Вәлиуллин шулай ук көрәш буенча спорт мастерлыгына кандидатлар булдылар.

2013 ел – беренче тапкыр спорт мәктәбе укучысы Габдеҗәлил Сөләйманов ир-егетләр арасында билбау көрәше буенча дөнья чемпионы булды. Александр Баранов беренче тапкыр Идел буенда яхшы күрсәткечләр күрсәтте һәм 2000 елда туган малайлар арасында баскетбол буенча финалда V урынны алды. Шул ук елны Илүзә Кәлимуллина, Илнар Закиров, Левон Мхиторян – билбау көрәше буенча спорт мастерлыгына кандидатлар, Елена Краюшкина, Илнур Вәлиуллин, Анна Булатова һәм Светлана Рогожкина спорт мастерлары булды. Һәм, ниһаять, безнең спортчылар өйрәтү-күнегүләр ясау эшен кую сморт-конкурсында балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәпләре арасында III урынны һәм нәтиҗәдә 70 000 сумга грант алдылар.

2014 ел – бу ел берьюлы өч гадәти булмаган җиңү белән истә калды: Тимур Латыйпов һәм Илнар Закиров малайлар арасында билбау көрәше буенча Бөтендөнья чемпионаты беренчелегендә чемпионнар булдылар, Алексей Абрамов шул ук ярышларда II урынны яулады. Беренче тапкыр волейболчыларыбыз шәһәрләр арасында ТР чемпионнары булдылар һәм Россия зона ярышларында катнаштылар. Габдеҗәлил Сөләйманов Халыкара класслы спорт мастеры булды. Олег Курнашов та әлеге бүләккә лаек булды.

* * *

Барлык тренерларга, алга таба да районыбыз даны өчен тырышып эшләүләрен телибез.

Сүз уңаеннан

Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе 15 ел эшләү дәверендә түбәндәге нәтиҗәләргә ирешелде: 3721 укучы күпләп разрядлар алдылар, 105 беренче разрядчы әзерләнде, 41 укучы – спорт мастерлыгына кандидат нормативын үтәде, 8 укучы спорт мастеры нормативын үтәде һәм 1 укучы Халыкара класслы спорт мастеры булды.

Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең ачылган көненнән алып һәм хәзерге көнгә кадәр ун тренер эшли: Борис Малафеев, Рөстәм Кәбиров, Андрей Крашенинников, Илгиз Галимов, Константин Елдашев, Сергей Ионов, Фәнүс Идрисов, Сергей Белозеров, Сергей Петряев, Ольга Ошина һәм спорт ветераны Виктор Фомин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International