Консультацияләр ярдәм итте

2015 елның 29 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Проблемалары белән уртаклашу һәм үз мәсьәләләрен хәл итү өчен алты кеше килде. “БЕРДӘМ РОССИЯ” партиясенең Җәмәгать кабул итү бүлмәсе җитәкчесенә телефон аша 85 яшьлек бер әби дә  мөрәҗәгать итте.

      Кабул итү  яхшы узды, чөнки көн үзәгендәге мәсьәләләргә кагылды, – дип билгеләп үтте Татьяна Воропаева. – Мөрәҗәгатьләр социаль ипотека, хатын-кызларга балаларын яшь ярымга кадәр карау буенча пособие түләү, халыкка социаль хезмәт күрсәтүгә бәяләрнең күтәрелүе, эшкә урнаштыру, газ плитәләрен алуга субсидияләр бирү (хәзер бу юк) уңаеннан  иде. Бер хатын-кызны мәшгульлек үзәгенә исәпкә куеп булды,  икенчесенең социаль ипотекага кую мәсьәләсен хәл иттек, башкалар буенча киңәшләр бирелде. Кайбер кешеләргә аралашу гына кирәк иде. Бу инде мин кабул итә торган 19нчы район, һәм сорауларның бер өлеше бөтен республикага хас, нигездә болар – тузган торактан күчерү программасы һәм социаль ипотека. Мин әйтер идем, бүген җирле хакимиятнең үз вазыйфаларын үтәмәүгә кагылышлы сораулар булмады. Мин моны  начар түгел, дип саныйм, районда эш алып барылуы сизелә һәм бу шатландыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International