Хисап сессиясе

2015 елның 5 феврале, пәнҗешәмбе

Кичә район мәдәният йортында  районыбыз Советының хисап сессиясе булды, анда республика җитәкчелегенең мәртәбәле вәкилләре килгән иде.

Сессия эшендә республика Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән бергә муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйт Шакиров, Дәүләт Советының социаль сәясәт буенча комитеты рәисе Татьяна Воропаева, шулай ук Президент аппараты, Дәүләт Советы хезмәткәрләре, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашты.

Район башлыгы Владимир Козонковның докладын (ул күптән түгел газетабызда басылып чыкты) тикшерүдә  берничә депутат чыгыш ясады. Ләкин тикшерү алдыннан Владимир Константинович районны үстерүнең иң төп мизгелләренә һәм 2015 ел бурычларына тукталып үтте. Үзенең чыгышында ул Фәрит Хәйрулла улыннан территорияләргә грантлар бирү системасы эшләнгән бер вакытта район үзәгенең статусын үзгәртүне сорады. Мәсәлән, Алексеевскиның Актаныш яки Аксубайдан аермалы буларак, грантлар белән яшь табибларны кайтару мөмкинлеге юк, чөнки ул авыл түгел, ә шәһәр җирлеге дип санала. Ә бит торак пунктлар арасында әллә ни аерма юк.

Башлыктан соң чыгыш ясаган депутатлар да Дәүләт Советы Рәисенә төрле тәкъдимнәр белән мөрәҗәгать иттеләр. Сессия эше тәмамланганда Фәрит Хәйрулла улы алексеевскилыларга республиканы үстерүгә керткән зур өлеше өчен рәхмәт әйтте. Утырыш башланыр алдыннан ул бистәне карап йөрде, кирпеч заводында булды, анда коллектив белән очрашты. Шулай ук башлыкның озата баруында яңа “Пчелка” балалар бакчасына барды.

Демографик күрсәткечләр һәм салым базасының начар булуы аркасында тәнкыйть замечаниеләре әйтүдән дә тыелып кала алмады. Депутатларга районга инвестицияләрне җәлеп итү эшен көчәйтергә киңәш итте.

Фәрит Хәйрулла улының кулыннан республика Президенты Указы белән Юрий Белов (аңа агропромышленность комплексын үстерүгә керткән өлеше һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен “Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” исеме бирелде), Гүзәлия Шакирова (“Татарстан Республикасының атказанган социаль яклау хезмәткәре” исеме бирелде) һәм башка алексеевскилылар (аларның исемнәре газетаның киләсе санында аталачак) дәүләт бүләкләре алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International